Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Яңа елда яңа алдакчылар

Республика басмалары да, "Камская новь" - "Кама ягы" да ышанучан гражданнардан алдап акча алучы телефон мошенниклары турында бер генә тапкыр язмады. Менә яңа ел җитте, шуның белән бергә телефон мошенниклыгының яңа очраклары да бар.

Дөреслек өчен әйтеп китү кирәк, безнең районда яшәүчеләр уяурак була башладылар. Гыйнвар - февральдә мондый алдау очраклары турында ЭЭБга шалтыратучылар булмады. Ә менә Казанда яшәүче пенсионер хатын гыйнвар ахырында юл һәлакәтенә эләккән улына "ярдәм итәбез" дигән сүзләргә ышанган һәм түләү терминалы аша мошенниклар әйткән телефон номерына ун мең ярым сум акча күчергән.

ТР буенча ЮХИДИ республика кешеләренә уяу булырга һәм телефон аша таныш булмаган кешеләр әйткән мәгълүматка ышанмаска киңәш итә. Иң элек бәлагә юлыккан дип саналучы туганыгызга яки мошенник шул оешма хезмәткәрләре исеменнән эш иткән урынга шалтыратыгыз. Алдакчылар шалтыратуы турында яшәгән урыныгыздагы полиция органына яки 02 телефоны аша хәбәр итегез. "Теләсә нинди очракта, хәтта туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә очраганда да закон буенча эш итү зарур, ә хәлне ришвәт ярдәмендә генә җайлап булмый", - дип киңәш итә Россия ЭЭМ Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Устюжин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдаулар телефоннар