Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Яшүсмергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатыгыз

Агымдагы елның җиде ае йомгаклары буенча Татарстан шәһәрләре һәм авыллары урамнарында балигъ булмаганнар катнашында 352 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә сигез пассажир һәм биш җәяүле үлгән, 374 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 70% ы иң гади куркынычсызлык таләпләрен үтәмәгән транспорт чарасы йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Мәсәлән, һәлак булган...

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, балалар һәм үсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 22 %ка арткан. Әлеге чорда Лаеш районында балигъ булмаганнар катнашында алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның өчесе - чит шәһәр кешеләре.

Еш кына юл-транспорт һәлакәтенә ике көпчәкле транспорт йөртүче балигъ булмаганнар эләгә. Татарстанда ел башыннан мондый һәлакәтләрдә велосипедчы 28 бала, мопед йөртүче 16 яшүсмер һәм 4 мотоциклчы яшь егет җәрәхәт алган. Ике көпчәкле транспорт белән идарә итүче яшь кешеләр, кагыйдә буларак, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныш түгел, аларның йөртү тәҗрибәсе юк, ә инде бу һәлакәткә китерә. Мәсәлән, лаешлы үсмерләрнең берсе үзе юл-транспорт һәлакәте гаепчесе була. 1997 елгы Лаешның 2 нче мәктәбе укучысы 11 июнь көнне скутерында йөргәндә идарәне югалта һәм туктап торган машинага бәрелә. Ике балтыр сөяге дә сынган үсмерне Казан хастаханәләренең берсенә озаталар.

"Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 241 пунктына ярашлы төстә юлларда велосипедта 14 яшьтән, ә скутерда 16 яшьтән генә йөрергә рөхсәт ителә, - дип искә төшерә Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Устюжин. - Мопед һәм скутер транспорт чаралары булып торалар, шуңа күрә аларны йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләренең барлык таләпләрен үтәргә тиешләр. Шлем кимичә куып йөрү - бәлагә китерүче тагын бер "мавыгу".

Әлеге барлык таләпләрне бозган өчен яшь йөртүчеләрне тоткарлыйлар, аларга административ материаллар тутыралар, аннан соң ПДН инспекторына тапшыралар. Әти-әниләренә 500 әр йөз сум күлә-мендә штраф салалар, ә ике көпчәкле техниканы махсуслаштырылган урынга куялар. Үзенең үсеп килүче баласына скутер, мопед яки мотоцикл алып бирүче ата-ана кайчак әлеге транспорт чараларының нинди куркыныч тудырырга мөмкин икәнлеген аңлап бетерми. Әлеге кыйммәтле бүләкне тапшырганда алар әйтерсең уенчык машина белән аның арасындагы аерманы күрмиләр. Ә бит үсмергә юлда нәрсә рөхсәт ителә, ә нәрсә катгый тыела икәнен кат-кат аңлатырга кирәк. Яраткан уенчыгына ия булган үсмер бар дөньясын оныта һәм газ педаленә басып алга ашкына. Бәла аны әйләнеп узса ярый ла бит.

20 августтан 20 сентябрьгә кадәр "Игътибар: балалар!" республика операциясенең икенче этабы кысаларында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәреләчәк. Шул исәптән - мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына килү юлларының торышы, юл билгеләре һәм тамгаларының булу-булмавы тикшереләчәк. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләренең торак пунктлар урамнарында рейдлары, ата-аналар һәм укучылар белән очрашулар, дәрестән тыш чаралар, ММЧ да чыгышлар ешаячак. Балаларны йөртү өчен автобуслары булган мәктәпләрне көчәйтелгән контроль көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подростки итоги скутеры