Оперативниклар – заманча полиция элитасы
“Мин полициядә эшләмим, мин монда хезмәт итәм”, - бер кино героеның бу сүзләре эчке эшләр органнарындагы эшнең асылын төгәл ача.
Полиция подполковнигы, Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары Андрей Филимоненко 2015 елдан полициядә. Ул үсмер чагыннан ук үз гомерен кешеләр иминлеген саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышлаячагын белә.
Юридик юнәлештәге лицейны тәмамлагач, юрфакка укырга керә. 2007 елда диплом ала һәм Яр Чаллы эчке эшләр бүлегенең берсендә җинаятьләрне ачу бүлекчәсендә үз хезмәт эшчәнлеген башлый, анда талау, көч кулланып урлауларны ачу белән шөгыльләнә. 2014 елның ноябрендә Лаеш районына җинаятьчеләрне эзләү буенча өлкән оперуполномоченный булып күчә. 8 елда полиция подполковнигына, полиция начальнигы урынбасарына (оператив эшләр буенча) кадәр үсә. Андрей Александрович исәбендә ачылган җинаятьләр шактый. Шуларның берсе – “итче” эше, 2016 елда Лаешта кылынган җинаятьне җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шулай дип атадылар.
Торак йортларның бер сараенда кешенең туралган калдыклары салынган пакет табыла. Полицейскийлар зур оператив-эзләү эшләре алып баралар, шикләнгән кешегә чыгалар. Нык дәлилләр табалар, шулар нәтиҗәсендә үтерүче гаебен таный.
Пәрәү авылында банкоматны таларга омтылуны ачу да җиңел булмый. Җинаятьчеләрне эшли башлаган сигнализация куркыта. Караклар перчаткалар киеп эш итәләр, шуңа күрә бер нинди эз калдырмыйлар. Оперативниклар тирә-якны җентекләп карыйлар, суүткәргеч челтәр өчен билгеләнгән ябык коега игътибар итәләр. Җинаятьчеләр банкомат ишеген ачарга теләгән газ җиһазы шунда табыла. Ул кыйммәтле, алар аны ташларга кызганганнар: соңрак килеп алу теләге белән яшергәннәр, күрәсең. Җинаятьләрне ачу хезмәткәрләре җиһазның кемнеке булуын, аның белән кемнең эш итә белүен һәм башка нечкәлекләрне анализлыйлар. Җинаятьне өч атнадан ачалар, кулларында кире кагып булмаслык дәлилләр була.
Андрей Александрович полициядә хезмәт итү – бу гади ир-егетләр эше дип саный. Җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләренә хөрмәт белән карыйлар. Аларның хезмәте катлаулы һәм куркыныч, җаваплы һәм кыен да. Угро хезмәткәрләре мәгълүмат җыялар, биналар һәм транспортны тикшерәләр, шаһитләрдән сорашалар һәм башкалар. Һөнәр һәрдаим төрле кешеләр белән аралашуны таләп итә. Шуңа күрә хезмәткәрләрне чын психологлар дияргә дә була. Аларга һәр вак-төяккә игътибарлы булу сорала, чөнки еш кына алар җинаятьне ачуда зур роль уйныйлар. Яхшы хәтер, аналитик фикеләү, тиз арада карар кабул итә белү төп моментларны аера белү җинаятьләрне ачуда мөһим урын алып тора. Аңлашыла ки, дәүләт закон һәм тәртип сагында торган кеешеләрне бәяли. Хезмәт хакларын югары дияргә дә була, югары класслы белгеч, яңа гына эшли башлаган хезмәткәрдән ике мәртәбә артык ала. Әгәр кеше үз вазифаларын лаеклы башкарса, полициядә карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге зур. Дәүләт җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләре сәламәтлеген дә кайгырта - сүз медицина иминияте һәм бушлай медицина тикшерүе турында. Полицейскийларның җәйге яллары озын, торак алганда ташламалар, лаеклы ялга иртә чыгалар һәм лаеклы пенсия алалар. Оперативникларны юкка гына заманча полиция элитасы димиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев