Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Җәйне исән-имин үткәрик

Кояш, саф һава һәм су - безнең дуслар, аеруча җәйге ял һәм каникул көннәрендә. Әмма кешегә табигать кочагында ялдан тулысынча ләззәт алуга еш кына аның ваемсызлыгы комачау итә. Су коену сезонының бер ае да үтмәде, республиканың уннарча гаиләсенә бәла килде инде.

Коену сезонының башлангыч чорында республикада 30 дан артык кеше суга батты (ел башыннан республика сулыкларында 49 кеше һәлак булды). Лаеш районында да фаҗига булды. Июнь аенда гына да өч бәхетсезлек очрагы теркәлгән - шуның икесе Иделдә, Тетеево һәм Зәңгәр култык тирәсендә һәм Куйбышев сусаклагычы акваториясендә. Һәлак булучыларның өчесе дә яшь кеше. Һәлак булулары сәбәбе ваемсызлык, алар табигатьтә ял итүгә җитди карамаганнар.

Су коену сезонының алда ике ае бар. Җәйге каникул көннәрендә үзләренә үзләре хуҗа булган балалар аеруча борчуга сала. Әгәр өлкәннәр суда ял иткәндә суга чумуның, эчкә йөзеп керүнең куркыныч булуын аңласалар, балалар моңа шаяру, күңел ачу дип карыйлар. Һәр сулыкның, һәр суга төшү урынын алар су коену урыны дип беләләр. Әгәр бала үзен сулыкларда көткән куркыныч турында белсә, йөзә белсә, яхшы да бит. Әмма балаларын су коену сезонына махсус әзерләгән әти-әниләр күпме соң? (Лаешта бассейн ачылу белән мондый мөмкинлек бар).

ГИМС үзәге һәм МЧСның Лаеш участогы хезмәткәрләре җәйге каникуллар алдыннан кайбер мәктәпләрдә булдылар, укучыларга суда үзеңне имин тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр. Әмма алар һәр бала өлкәннәр таләпләрен һәм теләкләрен үтәр дип ышандыра алмыйлар. Балалар балалар инде. Җәйге сәламәтләндерү лагерьларында оешкан төстә ял итүче балалар белән суда бәлаләр булмасын өчен аларны су коену урыннарына йөзү буенча инструкторлар белән бергә медиклар һәм җәмәгать тәртибен саклаучы полицейскийлар да озатачак.

Шушы көннәрдә ГИМС хезмәткәрләре Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр ял итә торган "Чайка" лагеренда булдылар һәм алар белән су коенганда үзеңне ничек тоту кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрделәр (рәсемдә). Аңа кадәр "Чайка" һәм "Липки" лагерьлары балалары су коену урынын водолазлар тикшерде. Төбе чистартылган, йөзеп керү чикләре махсус әйберләр белән билгеләнгән.

Куйбышев сусаклагычы буенда су коену өчен иминрәк урын Лаештагы рәсми булмаган пляж. Теге яки бу сәбәп буенча су коену өчен куркыныч булган урыннарга ГИМС хезмәткәрләре кисәтү аншлаглары куйдылар. Шуларның берсе иртә язда ук Иске Пристаньның причалы янында барлыкка килде. Шушы көннәрдә мондый аншлаглар Ак таулар һәм Веселый ерымына урнаштырылды.

Авыл җирлекләрендә елга һәм сулыкларда ял итүчеләр иминлеге өчен АҖ башлыклары җаваплы. Җәйге чорда кешеләр күпләп ял иткән урыннарда кирәк чакта ярдәм итә һәм фаҗигагә юл куймый торган волонтерлар, активистлар дежурлыгы оештырылырга тиеш. Шул ук аншлаглар су коену урыннарындагы куркыныч турында кисәтергә тиешләр. Әмма иң мөһиме, үзеңә уяу һәм сак булу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИМС водоемы опасность