Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Ришвәтчелек – дөнья проблемасы

​​​​​​​БМО инициативасы буенча 9 декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

БМОның ришвәтчелеккә каршы конвенциясе имзалау өчен 2003 елның 9 декабрендә Мексиканың Мерида шәһәрендә сәяси конференциядә ачыла. Анда ришвәтчелек белән көрәш чаралары һәм халыкара хезмәттәшлек механизмнары килешенә. Бу документка имза куйган дәүләтләр үзләренә бу афәткә каршы тору йөкләмәсе алалар.

Россия БМО Конвенциясенә беренчеләр арасында имза куя һәм  раслый. Шулай ук ришвәт өчен җинаять җаваплылыгы карала. 2008 елның декабрендә Россиядә “Ришвәтчелеккә каршы тору турында” закон кабул ителә. Шул вакыттан бирле Россия Федерациясендә ришвәтчелекне профилактикалау һәм ришвәтчелек күренешләрен кисәтү буенча чаралар үткәрелә. Ришвәтчелеккә каршы проектлар тормышка ашырыла. 2021 елның августында Россия Президенты Владимир Путин 2021-2024 елларга ришвәтчелеккә каршы торуның Милли планын раслады.

Владимир Путин: Без киләчәктә дә вазифасына һәм партиядә булуына бәйсез төстә бу афәтне төбе-тамыры беән йолкыячакбыз. Бу хакта барысы белсен.

Ришвәтчелек – медаль кебек, ике ягы бар. Бер яктан – ришвәт бирүче, икенче яктан – үз гамәлләре белән бу ришвәткә ярдәм итүче. Аны бетерү өчен яхшы законнар белән бергә гражданнарның  аңы да кирәк. Әгәр ришвәт бирүче булмаса, аны алучы да булмый. Ришвәтчелек белән көрәш нәтиҗәләре һәр кешенең намуслы һәм тәртипле булуыннан тора.

Лаеш районында бу датага багышланган чаралар шактый. Мәсәлән, Столбищеда – “Ришвәтчелекнең нәтиҗәләре бар” темасына “Брейн-ринг”. Лаеш техникумында – яшүсмерләр өчен ришвәтчелеккә каршы гамәлләр мәсьәләләре буенча “Кеше һәм закон” хокукый уены, Пәрәүдә – “Намус кушканча яшәү” түгәрәк өстәле. Ә менә Никольский мәдәният йортында балалар өчен “Әкиятләр дөньясында ришвәтчелек” чарасы үткәрү планлаштырыла: “Теремкәй” һәм “Төлке һәм куян” әкиятләре сәхнәләштерелә. Барлык мәдәният учреждениеләрендә конкурслар, кичәләр, хокук сәгатьләре һәм башкалар үткәрү ниятләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев