Ришвәтчелек мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл”
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Лаеш техник-икътисад техникумы укучылары өчен “Без тынычлык яклы, ришвәтчелекә каршы!” темасына түгәрәк өстәл оештырды.
“Түгәрәк өстәл”дә Лаеш район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, район прокуроры Юрий Марасов, Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Кәримов катнашты.
Җаваплы хезмәткәрләрнең һәм юридик җәмәгатьчелек вәкилләренең һәркайсы ришвәтчелеккә бәйле мөһим һәм бик тә җитди теманы яктыртты - хәзерге заман афәте булган ришвәтчелек тормышыбызның төрле өлкәләрендә күренә, аның сәбәпләре, формалары, зыяны һәм нәтиҗәләре турында, шул исәптән ришвәтчелек гамәлләре өчен җаваплылык турында да сүз булды. Мондый чаралар яшьләрдә ришвәт бирүгә тискәре караш формалаштыруда, идеологик һәм мораль-этик яктан ныклык булдыруда ярдәм итәр дип ышанысы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев