“Росгосстрах” – зур көч
“Росгосстрах” – бердәм стандартлар һәм кагыйдәләр буенча эшләүче күптәнге һәм иң эре россия иминият компаниясе. Аның филиаллары Россиянең бар территориясе буйлап урнашкан – Калининградтан Камчаткага кадәр.
“Росгосстрах” ГАҖ иминият компаниясе 97 ел элек төзелгән. Шушы еллар эчендә компания динамик үсештә, аның чиста табышы да арта. Мәсәлән, 2018 елның беренче яртысында ул 2,6 миллиард сум тәшкил итте, бу узган еллардагы күрсәткечләрдән шактый югары.
Габделәхәт Хәкимов исемендәге Лаеш шәһәре агентлыгында 2018 елның 9 аенда иминият кертемнәре җыю 45887 мең сум тәшкил итте, шул исәптән корылмалар иминиятләү буенча – 33 284 мең сум. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 101,7%. Иминиятләнүчеләр алдында үз вазифаларын үтәп, безнең агентлык 2017 елда үз клиентларына 50 миллион сумнан артыклык иминят чыгымын түләде.
Теләсә кайсы компаниянең уңышы анда эшләүче кешеләрдән тора. Минем алда коллективта дустанә атмосфера саклау, клиентлар белән эшләү сыйфатын күтәрү бурычы тора. Бездә чын йолдызлар эшләүләре белән горурланам: Миннебикә Гафурова, Татьяна Козина, Нәзирә Мөхетдинова. Алар бизнесны үстерүгә зур өлеш кертәләр. Компаниядә 30-40ар ел эшләүче хезмәткәрләребез бар. Аларның хезмәт кенәгәсендә бары бер язма, алар өчен “Росгосстрах” – тулы бер гомер.
Компаниянең тотрыклы эшләве өчен коллективны саклау мөһим. Без моны эшлибез дә. Без барыбыз бергә – профессионаллар һәм фикердәшләр командасы. Уртак максатлар һәм бурычлар белән берләшкән, мөмкин кадәр югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылган команда. Без эшләүчеләрнең барысын саклап кала алдык, бер генә агентыбыз да көндәшлек итүче компанияләргә китмәде.
Безгә бизнесны гади булмаган шартларда тотарга һәм үстерергә туры килә, ә бу безгә төбәктә алдынгы урыннар алырга ярдәм итә. Бу безгә яңа үрләр яулау өчен стимул бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев