Рөстәм Миңнеханов: могҗизалар булмаячак
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия (КЧСиПБ) утырышында озак вакытка сузылган аномаль һава торышы шартларында республиканың аграр секторы күләмнәрен саклап калу мәсьәләсен карадылар.
Лаеш районы Советының кече залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы КЧСиПБ утырышы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә «Агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре потенциалын саклап калу чаралары турында»гы мәсьәлә каралды.
- Бу елның июнь ае күп кенә күрсәткечләр буенча аномаль булды, беренче чиратта һава температурасы буенча. Моңа республика территориясендә явым-төшемнәрнең аз булуын да кертергә мөмкин, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе (УГМС РТ) начальнигы Сергей Захаров. - Шундый ук һава шартлары 1989, 1998 һәм 2010 елларда күзәтелде.
Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика икътисадының аграр секторы торышы турында сөйләде.
-Узган атнадагы локаль яңгырлар су белән тәэмин ителеш буенча хәлне сизелерлек яхшыртмады, - дип билгеләп үтте министр. – ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республиканың 38 районында куркыныч метеорологик күренешләрне раслады. 34 районда коры җил теркәлгән, 18ендә – туфрак корылыгы, Мөслим һәм Сарман районнарында атмосфера корылыгы теркәлгән. Хәзерге вакытта билгеләнгән районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертү турында документ проекты әзерләнгән.
Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСы Баш идарәсе начальнигы Рафис Хәбибуллин янгыннар һәм су объектларында һәлакәтләр белән бәйле хәл турында сөйләде.
- Соңгы айларда аномаль югары температуралар аерым тармаклар эшчәнлегенә төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итә. Су объектларында халыкның куркынычсызлыгы мәсьәләләре, шулай ук янгыннар белән бәйле хәл ведомствоның даими контролендә тора, - дип билгеләп үтте Рафис Җәүдәт улы. – Янгыннар белән хәл бик киеренке кала. Бүгенге көнгә республикада 3538 янгын теркәлгән (узган ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк), аларда 103 кеше һәлак булган (узган ел белән чагыштырганда 48%ка күбрәк). Инде икенче ел рәттән янгыннар һәм аларда кешеләрнең үлеменә бәйле хәл бик күп сораулар тудыра. Бүгенге көндә коры үлән, чүп-чар һәм калдыклар яну янгыннарның гомуми санының 58%ын тәшкил итә, һәм бары тик 42%ы гына техноген янгыннарга туры килә.
Докладчы игътибарны республиканың су объектларында кешеләр һәлак булу саннарына юнәлтте. Мәсәлән, 2020 елда 35 кеше үлгән (37 кеше коткарылган) булса, 2021 елда - 39 кеше (20се коткарылган). Агымдагы елда һәлак булганнарның 72%ы җиһазландырылмаган урыннарда коенган. Гомумән алганда, су коену сезоны башланганнан бирле су объектларында 11 кеше үлгән - алар исерек хәлдә коенган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чәчүлекләрне иминиятләү мәсьәләсен күтәрде.
- Җәй чәчүлекләрне иминиятләүнең торган саен актуальләшүен раслады. Бүгенге көндә иминиятләнүчеләрнең барысы да авыр һава торышы шартларында финанс ярдәменә исәп тота ала.
Рөстәм Миңнеханов азык базасын елгалар тугайларында, урман массивларында, печән чабу өчен уңайсыз урыннарда әзерләү кирәклеген билгеләде.
- Могҗизалар булмаячак. Эчке ресурслар җитмәсә, читкә чыгарга туры киләчәк. Барлык мөмкинлекләргә мониторинг үткәрергә һәм азык кытлыгы буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Ашлык һәм фураж әзерләүгә аерым игътибар бирергә. Иң катлаулы һава шартлары булган районнарда күрелгән чаралар турында атна саен хәбәр итәчәкләр, - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов хәбәр иткәнчә, районда хәл сусыл азык әзерләү белән генә катлаулы.
- Яңгырлар явып торса, сусыл кукурузны әзерләү белән хәл тотрыкланырга мөмкин. Тупас азык һәм печән әзерләү буенча әлегә проблемалар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев