Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Руль артында эчкечелек белән көрәш дәвам итә

“Кама ягы”на Лаеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге вәкилләре сөйләгәнчә, 2018 елның беренче җиде аенда 84 аек булмаган йөртүче ачыкланган.

2017 ел эчендә мондый 123 бозучы ачыкланган булган. Исегезгә төшерәбез, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә  иткән яки транспорт чарасы белән идарә итүне исерек затка тапшырган өчен ел ярымнан ике елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный. Исереклек торышына медицина тикшеренүе узудан баш тарткан өчен дә шундый ук җәза каралган. Күптән түгел булган очраклардан: 1 августта Столбищеда “Киа Рио”ның исерек йөртүчесе, йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән килеш, “Лада”га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә өч кеше җәрәхәт алган.

Гомумән алганда, төрле хокук бозулар өчен 2018 елда Лаеш районының 300гә якын кешесе йөртү хокукларыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы