Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
иминлек

Самарадагы авария дүрт татарстанлының гомерен өзде

Кичә кич белән М5 «Урал»ның 1101 нче км трассасында куркыныч юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Самара өлкәсе буенча Россия эчке эшләр министрлыгының дәүләт учреждениесе пресс-үзәге мәгълүматлары буенча, дүрт кеше һәлак булган, ә берсе җитди җәрәхәтләр белән госпитальга салынган. Билгеле булганча, трассада «Лада Приора» һәм йөк машинасы «Вольво» бәрелгән. Җиңел машинаның шоферы...

Кичә кич белән М5 «Урал»ның 1101 нче км трассасында куркыныч юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты.

Самара өлкәсе буенча Россия эчке эшләр министрлыгының дәүләт учреждениесе пресс-үзәге мәгълүматлары буенча, дүрт кеше һәлак булган, ә берсе җитди җәрәхәтләр белән госпитальга салынган.

Билгеле булганча, трассада «Лада Приора» һәм йөк машинасы «Вольво» бәрелгән.

Җиңел машинаның шоферы Уфа ягыннан килгән. Башлангыч версия буенча, ниндидер мизгелдә ир-ат идарә итә алмый башлый . Машина юлның каршы ягына, йөк машинасы көпчәкләре астына ук чыккан. Кар яву һәм начар күренүчәнлек 36 яшьлек шоферга билгеләнгән пунктка кадәр барып җитәргә комачаулаган. Имгәнүләрдән дүрт кеше һәлак булган. Бер пассажирны җитди җәрәхәтләр белән белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Йөк машинасының шоферына күбрәк бәхет елмая. Сизелерлек җәрәхәтләр булмау сәбәпле, ул медицина ярдәменнән баш тарткан.

Юл-транспорт һәлакәтләре буенча тикшерү алып барыла, авариянең сәбәпләре билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район