Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Сулыкларда ял итү һәрчак куркынычсыз түгел

Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча ГИМС инспекторлары Лаеш районында коену сезонына йомгак ясадылар. 2016 елның кызу җәе район сулыклары яр буенда ял итүчеләр саны күп булуга сәбәп булды. Казаннан һәм башка районнардан кунаклар күп иде. Кызганычка каршы, бу ел фаҗигаләрсез булмады: Лаеш районы елгалары, буалары һәм күлләрендә алты кеше батып...

Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча ГИМС инспекторлары Лаеш районында коену сезонына йомгак ясадылар.

2016 елның кызу җәе район сулыклары яр буенда ял итүчеләр саны күп булуга сәбәп булды. Казаннан һәм башка районнардан кунаклар күп иде. Кызганычка каршы, бу ел фаҗигаләрсез булмады: Лаеш районы елгалары, буалары һәм күлләрендә алты кеше батып үлде. Суга батучы бер кешегә бәхет елмайган - аны коткара алганнар.

Бәхетсезлек очракларының сәбәпләре гадәти: исерек килеш һәм законсыз урыннарда коену.

Бәхеткә каршы, балалар үлеменә юл куелмаган. Бу ГИМС хезмәткәрләре тарафыннан балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда үткәрелгән профилактика эше нәтиҗәсе булды.

Коену сезоны төгәлләнде, ә су объектларында гадәттән тыш хәлләр куркынычы саклана. Көзен кече күләмле көймәләрдә Куйбышев сусаклагычы акваториясенә чыгучы һәвәскәр балыкчылар өчен куркыныч вакыт җитә. ГИМС инспекторлары суда барлык куркынычсызлык чараларын үтәү, шулай ук көймәдәге бар пассажирларны коткару чаралары белән тәэмин итү кирәклеген искә төшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев