Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Татарстанга дуңгызларның африка чумасы яный

Йорт хайваннарының куркыныч авыруы ТР белән күрше Россия төбәкләрендә теркәлә.

Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә африка дуңгызлар чумасы (АЧС) буенча хәл гомумән Россия Федерациясе буенча киеренке кала, дип сөйләделәр. АЧС буенча карантинда 84 учак исәпләнә, шул исәптән 64е Самара өлкәсендә, анда ТРның Нурлат һәм Чирмешән районнарыннан бары 100 км ераклыкта авыру теркәлгән очраклар бар.

Белешмә өчен: африка дуңгызлар чумасы - ул йорт дуңгызларының, шул исәптән декоратив һәм кыргый кабаннарның контагиоз (йогышлы – редакция искәрмәсе) септик авыруы. Башка төр хайваннар һәм кешеләрнең зарарлану мөмкинлеге турында белешмәләр юк. Авыру кискен, хроник һәм симптомсыз үтәргә мөмкин. АЧС бизгәк һәм геморрагик диатез белән характерлана. Авыруның кискен формасындагы клиник билгеләр - бизгәк (тән температурасы 3-7 көн дәвамында 41-42 кадәр oС), төшенкелек, гемодинамиканың бозылуы – цианоз (күгәрү) яки дуңгызның колаклары, корсагы, койрык тиресе гиперемиясе (кызару). АЧС вакытында диарея, кайчак кан катнашмасы белән, борын куышлыгыннан канлы су агу, клоник тартышу (аякларының һәм гәүдәләренең ирексез хәрәкәтләре - редакция искәрмәсе), ана дуңгызларда аборт булырга мөмкин. Авыру башланганнан 5-10 тәүлектән терлекләр үлә. Исән калган хайваннар гомерлеккә вирус йөртүчеләр булып кала.

Дуңгызларда африка чумасын кузгатучы төп чыганак - авыру, авырып терелгән яки бу чирдән үлгән йорт дуңгызлары һәм кыргый кабан дуңгызлары, шулай ук аларның органнары, каны, тукымалары, секретлары, экскретлары. Кузгатучыны тапшыру кыргый кабаннарның өй дуңгызлары белән элемтәсе вакытында, шулай ук азык-төлек продуктлары һәм чимал аша башкарыла.

-АЧС учаклары таралуның төп сәбәпләре - дуңгыз хуҗаларының куркыныч авыруны профилактикалауга ваемсыз каравы һәм кыргый кабаннар арасында вирус циркуляциясе, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт йортында узган киңәшмә барышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Ул халыкка һәм аучыларга дуңгызларның ирекле йөрүен булдырмау, шулай ук урман массивларына баруны чикләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Марат Азатович сүзләренчә, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетына кабаннарның баш санын катгый күзәтергә һәм Россиянең АЧС буенча имин  булмаган төбәкләреннән кабаннарның миграция фактларын булдырмау буенча барлык чараларны күрергә кирәк.

Авыруны профилактикалау сыйфатында йорт дуңгызларын һәм алар өчен азыкны ветеринария документлары буенча һәм имин җирлектән алып керергә кирәк. Моннан тыш, терлек азыгын термик эшкәртү зарур, аның вакытында вирус үлә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев