Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Түбәдәге кар әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч

Быелгы кыш – метеокүзәтүләр тарихында иң карлыларның берсе. Биналар түбәләрендәге калын кар капламнары куркыныч янап асылынып торалар, менә-менә узып баручылар башына төшәр кебек, ә юл читләрендәге кар машиналар хәрәкәтенә комачау итә. Кар өемнәре белән ничек көрәшергә?

-Биналар һәм корылмалар түбәләрен кардан чистарту Лаеш муниципаль район Советының 2018 ел 12 ноябрь карары белән расланган төзекләндерү кагыйдәләре белән көйләнә, - дип сөйли административ-техник инспекциясе начальник урынбасары Олег Татьянкин. – Кар капламы 30 сантиметрдан артса аның чистартырга кирәк. Биналар һәм корылмалар  янындагы территорияне һәм түбәдәге карны төрле милек формасындагы барлык оешмалар һәм предприятиеләр чистартырга тиеш.

Кар чистарту һәм түгү буенча кагыйдә бозу Татарстан Республикасы КоАПының 3.6 маддәсе буенча билгеләнә. Кагыйдә бозучыларга – физик затларга кисәтү яки 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр штраф, юридик затларга – кисәтү яки 15тән 30 мең сум күләмендә штраф яный. Ә иң кырыс җәза юридик затларга бирелә. Кисәтүдән тыш бу 200дән 500 меңгә кадәр штраф.

-АТИ торак пунктлар буйлап рейдлар үткәрә, карны үз вакытында көрәмәү очраклары ачыклана, - дип сүзне дәвам итә Олег Татьянкин. – Кагыйдә бозулар ачыклана, ә гаеплеләрне җаваплылыкка тартабыз. Иң элек өч көн эчендә карны җыештыру һәм түгү турында күрсәтмә языла, ә аннан соң административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Күптән түгел ягулык салу станцияләренә, челтәр кибетләргә күрсәтмәләр тапшырылды, аннан соң контроль йөреп чыгу булачак.

Шәхси йортларда яшәүчеләрне түбәдән карны вакытында төшермәгән өчен җаваплылыкка тартып булмый, чөнки бу закон белән көйләнми. Күп квартирлы йортларда  моңа идарә итүче компания җавап бирә. Шәхси секторда яшәүче карны кирәкмәгән җиргә ташып өючеләргә административ эшләр кузгатылды.

Төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы төстә түбәләр кардан, боз сөңгеләреннән үз вакытында иминлек чаралары күреп чистартылырга тиеш. Машина  һәм җәяүлеләр юлына ташланган кар һәм бозны биналар милекчеләре тиз арада алырга тиешләр. Инфраструктура элементлары һәм куакларга зыян килгәндә алар түбәне чистарттырган затлар исәбенә торгызыла.

Мөһим шарт -  карны махсус түгү урыннарына илтү. Мондый урыннар һәр авыл җирлегендә авыл читендә бар. Кар ташыла торган урын Роспотребнадзор белән яраштырыла.

Зур кар көртләренә шикаятьне “Халык контроле” системасы аша яки 2-80-12 телефоны аша АТИга бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев