Түбәдән кар төшүнең корбаны булмас өчен
Без Административ комиссия секретаре Анна Овчинниковадан түбәләрне кардан чистарту белән бәйле кайбер сорауларга җавап бирүен үтендек.
Анна Николаевна, Сез иң элек нәрсә киңәш итәсез?
-Һава температурасы үзгәреп торганда кар яву түбәдән кар төшү куркынычын көчәйтә. Моның нәтиҗәсе буларак, түбәләрдән кар ишелү белән бәйле бәхетсезлек очраклары килеп чыгу куркынычы арта. Бу хәлләрне исәпкә алып, Лаеш районының Административ комиссиясе авыл җирлекләре башлыкларына, идарәче компанияләргә, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә ведомство карамагындагы биналарның түбәләрен кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән чистарту эшләрен үз вакытында оештырырга тәкъдим итә. Шулай ук, куркынычсызлык чараларын үтәп, керү юлларын һәм территорияләрне кардан һәм боздан арындырырга кирәк.
Түбәләрне кардан чистарту бурычы нинди дә булса документ белән регламентланамы?
-Бу турыда Төзекләндерү кагыйдәләрендә әйтелә. Җәяүлеләр юлына карый торган яклардагы түбәләрне кардан чистарту, участокларны тотып алып һәм барлык саклык чараларын күреп, бары тик тәүлекнең якты вакытында гына башкарылырга тиеш. Калган түбәләрдән, шулай ук яссы түбәләрдән карны эчке ишегалды территорияләренә төшерү зарур.
Ә кар, әйтик, юлга ташланса?
-Түбәдән җәяүлеләр юлына, җәмәгать транспортын көтү тукталышына, юлның машиналар йөрү өлешенә ташланган кар һәм боз кичекмәстән чистартылырга тиеш.
Кагыйдәләрне бозган өчен нинди җәза каралган?
-Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен гаепле затлар административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 маддәсе санкциясе кысаларында административ җаваплылыкка тартылачак. Түбәндәге административ штрафлар каралган: гражданнарга - 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, вазифаи затларга - 15000 сумнан 30000 сумга кадәр, юридик затларга - 200000 сумнан 500000 сумга кадәр. Ел дәвамында кабат кылынган бозулар өчен штраф икеләтә арта.
Түбәдән кар төшүнең корбаны булмас өчен нинди тәкъдимнәр бирә аласыз?
-Биналар һәм корылмалар яныннан үтеп барганда сак булыгыз, бигрәк тә кар явып үткәннән соң! Мондый участокларны, корылмалар стеналарына якын килмичә, мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышыгыз. Кар һәм боз төшү яки түбәне чистарту буенча эшләр башкару турында кисәтүче сигнал тасмаларына, коймаларга игътибарсыз калмагыз. Куркыныч зона эченә узарга омтылмагыз. Балаларга йорт диварлары, сәүдә объектлары янында йөрү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлатыгыз. Әгәр сез куркыныч зонада балалар уйнавын күрәсез икән, аларны потенциаль куркыныч турында кисәтегез һәм күңел ачу өчен башка мәйданчык табарга киңәш итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев