Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Үтерү белән янаган өчен хөкем ителгән

Лаеш районында ир кеше үтерү белән янаган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Лаеш районы прокуратурасы Ульяновскида яшәүче 38 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять (үтерү белән янау) кылуда гаепле дип табылды.

Суд тарафыннан хөкем ителүченең 2020 елның июнь аенда Пәрәү авылында үзенең таныш хатын-кызында кунакта исерек килеш аңа үтерү белән янавы ачыкланган. Ул куллары белән аның муенын буган, шул рәвешле кислород килү мөмкинлеген чикләгән.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа бер елга сынау срогы белән бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Шул ук вакытта ул шартлы рәвештә хөкем ителүченең тәртибен контрольдә тотучы махсуслаштырылган дәүләт органына хәбәр итмичә, даими яшәү урынын үзгәртмәскә, махсус органда айга бер тапкыр теркәлергә, спиртлы эчемлекләр эчә торган җәмәгать урыннарына бармаска һәм наркологта дәвалау курсы узарга тиеш.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев