Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Туган илне саклаучылар булырга әзерләнәбез

Россиядә 1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе башланды, аның барышында армия сафлары 135 яңа солдат белән тулыланырга тиеш.

Без бу хакта гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Дина Фадеева белән сөйләшәбез.

Дина Донатовна,  язгы чакырылыш-2019 кампаниясендә ниндидер үзгәрешләр бармы?

-Вузлар һәм сузлар тәмамлаучылар чакырылыш буенча хезмәт итүне контракт буенча хезмәт итүгә алыштыра алалар. Быелдан башлап призывниклар яшәү урыны буенча яки теркәлүгә карамастан булган урындагы хәрби комиссариатта исәптә торалар. Хәзер читтән килгән призывникларга комиссия үтү яки уку өчен кичектерү алуга теркәлгән урынга кайтуның кирәге юк.

Әгәр чакырылучы өйләнгән яки кечкенә балалары, авыру әти-әнисе булса? Хезмәткәрләрнең мондый категориясе өчен ниндидер ташламалар каралганмы?

-Өйләнгән, шулай ук балалары, авыру һәм пенсия яшендәге әти-әниләре булган гражданнар чакыру буенча хәрби хезмәткә алыналар, мөмкинлеккә карап, алар яшәгән урынга якынрак җибәреләләр.

Призывникларның нинди категорияләренә өстенлек бирелә?

-Беренче чиратта РФ Кораллы көчләр сафларына вузлар, сузлар тәмамлаучыларга, ягъни белгечлекләре булган призывникларга һәм хәрби исәп белгечлеге – С категорияле машина йөртүчеләргә өстенлек бирелә.

Лаеш районында чакыру ничек бара?

-Безнең район буенча чакыру нормасы – 30 кеше. Алар иртә озатылалар, 22 апрелдән китә башлаячаклар. Призывникларның бер өлеше – ЛТЭТны тәмамлаучылар безнең шефка алган частькә китәчәк.  Хәзер булачак хәрбиләрне анкеталау бара,  ВМФ, РВСН, Росгвардия һәм башка режимлы частьләрдә хезмәт итү өчен яраклыларны ачыклау максатыннан әңгәмәләр үткәрелә. Шуны да искәртәм, әти-әниләр чакыру комиссиясе утырышларында катнашу хокукына ия. Узган көздә бу хокуктан дүрт әти-әни файдаланды. Чакырылучыларга банк һәм персональ электрон карталар биреләчәк. Алар несессерлар – юыну кирәк-яраклары салу өчен зур булмаган юл кейслары да алачаклар. Уңайлы һәм кирәкле әйбер, аеруча поход шартларында.

Призывникның сораулары булса кая мөрәҗәгать итәргә була?

-16 майдан Генштабның баш оештыру-мобилизацияләү идарәсендә чакыру мәсьәләләре буенча туры телефон линиясе эшли башлый. 8(495)498-96-96 һәм 884378(2-43-78) телефоннары аша шалтыратырга булачак. Эш графигы: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 10.00дән 12.00гә кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы армия