Ут урман өчен явыз дошман
Көннәр кызу һәм коры булу белән урманнарда янгын чыгу куркынычы артты.
Табигать булдырган һәм кешеләр утырткан һәм озак вакытлар үскән агач, куакларны ут берничә сәгать эчендә юк итәргә мөмкин. Урмандагы бәла-казаларның сәбәбе – ул сүндерелмәгән учаклар, ташлаган тәмәке төпчекләре, шырпылар, корыган үләнне яндыру. Җәй көне ут кабыну өчен бер очкын җитә, аеруча нарат урманында.
Шуңа күрә без кабат-кабат агачлар тирәсендә учак ягарга ярамавын искәртәбез, чөнки алар уттан корыйлар, зәгыйфьләнәләр, үсүдән туктыйлар, аларны корткыч бөҗәкләр басып ала. Ылыслы яшь агачлар янында учак ягу тыела, чөнки ылыс бик тиз яна торган материал. Кәүсәләрендә куыш булган агачлар тирәсендә учак ягарга ярамый – янгын ягыннан алар бик тә куркыныч. Элек агач киселгән урыннарда, зарарланган урман участокларында, ягъни тиз янучан, коры агач-куаклар күп булган мәйданнарда учак ягу куркыныч. Ачык участокларда агач яну һәрчак көчле була. Һава торышы коры булганда янган ботаклар, яфраклар, күмерләр уннарча метрга чәчри.
Административ хокук бозулар турындагы кодекска ярашлы төстә, янгынга каршы махсус режим кертелгән чакта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган, гадәттән тыш хәлләр режимын сакламаган өчен гражданнарга 40тан 50 мең сумга кадәр административ штраф салына; вазифаи затларга – 60тан 90 мең сумга кадәр; юридик затларга – 600 меңнән бер миллион сумга кадәр.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу кеше сәламәтлегенә каты зыян китерми урман янгынына сәбәпче булганда, әгәр бу гамәлләрдә җинаять җаваплылыгы билгеләре булмаса, гражданнарга 50 дән 60 мең сумга кадәр; вазифаи затларга – 100 меңнән 110 мең сумга кадәр; юридик затларга – бердән ике миллион сумга кадәр штраф салына.
Теләсә нинди һәлакәткә тап булсагыз да ярдәм сорап бу телефонга шалтыратыгыз 112. Урман хуҗалыгының бердәм хезмәт телефоны: 8-800-100-94-00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев