Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Җәяүлеләрне бәрдерү саны арта

ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина ЛТЭТ студентларында кунакта булдылар. Очрашу темасы – узган ел йомгаклары һәм быелның беренче саннары.

2018 ел йомгаклары буенча район территориясендә 86 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 18 кеше үлгән һәм 117 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Һәлакәтләр ял көннәрендә күбрәк була. Юллардагы һәлакәтләрнең киң таралган төре элеккечә үк автотранспорт бәрелешү һәм аның каплануы. Җәяүлеләрне таптату саны арту борчу тудыра.

-Киемнәрегездә яктылык кайтаручы элементлар булсын. Сез моның белән йөртүчеләргә үзегезне ерактан күрү мөмкинлеге бирәсез, - дип мөрәҗәгать итте Альберт Шамил улы. – Исегездә тотыгыз, сезнең иминлек күп яктан үзегездән тора.

Гөлшат Айратовна студентлар арасында яктылык кайтаручы элементларны тикшерү буенча рейд үткәрергә тәкъдим итте. Ә волонтерларга мондый чараларны мәктәпләрдә һәм район юлларында үткәрүдә ярдәм итүләрен сорады. ЮХИДИ бүлеге начальнигы һәм ЛТЭТ педагоглары бу идеяны хупладылар.

Гөлшат Зәйнуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы