Янгын турында хәбәр итүче күп балалы гаиләне һәлакәттән коткара
Ул 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы буенча күп балалы гаиләдә урнаштырылган булган.
Кукмара районының Югары Шөн авылында төнлә хуҗабикә автоном янгын хәбәрчесенең (АПИ) яңгыравыннан уяна. Ул веранда ягыннан төтен чыгуын күрә. Югалып калмыйча, хатын-кыз ирен, өч баласын, әти-әнисен уята. Барысы да урамга чыгалар. Ә ут һәр секунд саен зуррак мәйданны колачлый.
3 сәгать 31 минутта 101 телефоны аша агач йорт һәм сарай януы турында хәбәр килә. 16 минуттан соң янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килә. Торак йорт тулысынча яна, ишегалды корылмалары яна башлый. Янган йорттан ике метр ераклыкта гына торган күрше йортка янгын таралуның җитди куркынычы туа. Әмма янгын сүндерүчеләр эшне башкарып чыгалар, утны локальләштерәләр, ә аннары тулысынча сүндерәләр.
Ут торак йортны һәм ишегалды корылмаларын юк итә. Әмма кешеләр исән-сау һәм сәламәт калалар.
-Бу Татарстанда автоном янгын хәбәрчеләре (АПИ) кеше гомерен коткарган беренче генә очрак түгел инде, - дип аңлатма бирә Лаеш районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактикалау бүлеге начальнигы Егор Фомин. - Янгын уты белән генә куркыныч түгел бит - еш кына төтеннән кешеләр үлә. Узган биш ел эчендә (2016-2021 еллар) 76 тапкыр хәбәрчеләр кешеләрне янгын башлану турында кисәттеләр. Шуның аркасында 147 кеше яна башлаган бинадан вакытында чыгып китә һәм һәлакәттән котыла алды. 2021 елда инде 18 очрак булды, ул чакта кешеләр бары тик АПИ эшли башлау нәтиҗәсендә генә коткарыла. Хәбәрчеләрнең нәтиҗәлелеген кырыс тормыш дөреслеге раслый. Мин бар кешегә дә өйдә шундый хәбәрчеләр урнаштырырга киңәш итәм. Алар кыйммәт тормый, ә мөһим эш башкаралар. Кем әйтмешли, алтын кечкенә, әмма кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев