Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Янгыннар саны арта

Татарстанда 2021 ел башыннан янгыннар һәм утта кешеләр һәлак булу саннары арта бара.

Ел башыннан Лаеш районында 16 янгын чыккан, аларда, кызганычка каршы, бер кеше һәлак булган һәм бала зыян күргән.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Егор Фомин Лаеш районы буенча күңелсез статистиканы китерә:

- Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда янгыннар саны икегә артты - 2020 елда 14 иде, ә быел исә 16га җитте. 2020 елда янгыннарда һәлак булучылар юк иде, - дип хәбәр итте ул.

Бәйрәм көннәре уңаеннан Лаеш янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны көчәйтелгән хезмәт режимына күчерелгән. Аның хезмәткәрләре гражданнарның торакларын профилактик тикшерүләр үткәргәннәр. Аларга белешмәлекләр тапшырылган һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелгән.

- Гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итә район халкына һәм кунакларына Егор Владимирович. – Исегезгә төшерәм, мичне артык кыздыру, өйдә тәмәке тарту һәм алкогольне артык күп куллану, шулай ук төзек булмаган җылыту приборларыннан файдалану янгынга китерергә мөмкин. Тагын бер мөһим кагыйдә: балаларыгызны үзләрен генә караучысыз калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев