Янгыннарда һәлак булуны кисәтү
Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны артты
Мондый күңелсез статистиканы Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында җиткерделәр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, 2020 ел белән чагыштырганда янгыннар саны 16% ка, ә аларда һәлак булучылар саны 80% ка (50дән 90га кадәр) арткан. Янгыннар белән бәйле һәлакәтләрнең төп өлеше торак секторга туры килә. Йортларда автоном янгын хәбәрчеләре куелуга карамастан, янгыннарда кешеләрнең үлүе кимеми.
Күп еллар эчендә беренче тапкыр ТРда быел урман янгыннары теркәлгән, гәрчә моңа алшартлар күренми дә. Әлеге янгыннарның кеше үлеменә китерүе дә янгын сүндерүчеләрдә борчу тудыра. Быел үләнне яндыру нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган, чүп-чар янудан - берәү.
Теркәлгән янгыннарның 47% ы – коры үлән, камыш һәм чүп-чар яну, торак секторда янгыннарның 41%ы - торак йортлар һәм каралты-куралар яну. Апрель уртасыннан янгыннар саны кискен арткан. Бу коры үлән һәм чүп-чарны контрольсез яндыруга бәйле. Мәсәлән, 12 апрельдән коры үлән, камыш һәм чүп-чар януга бәйле 700дән артык янгын чыккан, бу 2020 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 60% ка күбрәк.
Әлеге янгыннар, беренче чиратта, торак пунктлар территорияләрен корыган үләннән һәм чүп-чардан вакытында чистартмау аркасында килеп чыккан. МЧС хезмәткәрләре 451 административ эш кузгаткан, аларның 403е буенча штраф рәвешендә җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылган.
Янгыннарны анализлау күрсәткәнчә, янгыннарда һәлак булган кешеләрнең төп саны торак фондка туры килә (һәлак булганнарның гомуми саныннан 87,4%). Янгыннарның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү (үлүчеләрнең гомуми саныннан 60,9%), электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (27,6%), җылыту мичләренең һәм төтен чыга торган юлның дөрес урнаштырылмавы һәм аларның төзек булмавы (9,2%), транспорт чарасының төзек булмавы (1,2%). Кешеләрнең һәлак булуына китергән янгыннар килеп чыгуның сәбәпләрен һәм шартларын тикшерү агымдагы елда янгыннарда һәлак булган кешеләрнең 64%ының исерек булуын күрсәткән.
Янгыннарда кешеләрнең үлемен кисәтүгә ярдәм итүче һәм иң нәтиҗәле чараларның берсе булып торак йортларны автоном янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү тора. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016 елдан башлап төтен чыкканда автоном янгын хәбәр итүчеләре эшләвенең 70 очрагы теркәлгән, бу 133 кешенең, шул исәптән 53 баланың гомерен саклап калуга китергән. Агымдагы елда республикада 9 меңнән артык йорт хуҗалыгында 24 меңнән артык төтен турында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган.
Янгыннар белән хәлләрне тотрыкландыру һәм тискәре нәтиҗәләрне киметү максатларында МЧСта чаралар комплексы тәкъдим ителде. Алар арасында - халыкка ММЧ аша хәбәр итү, мәгариф учреждениеләрендә профилактик эш алып бару, халыкның аз керемле катламнарына, социаль куркыныч хәлдәге кешеләргә, ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарга мич белән җылытуны, электр үткәргечләрен ремонтлауда адреслы социаль ярдәм күрсәтү, аларның йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру. Коммуналь түләүләр буенча бурычлары булган балигъ булмаган балалары булган гаиләләр яшәгән торак йортларны газ, су, электр белән тәэмин итүдән өзүне булдырмау буенча мониторинг көчәйтеләчәк. Торак пунктларны, урман-парк зоналарын, торак пунктлар һәм урманнар белән чиктәш җирләрне корыган үләннән һәм чүп-чардан үз вакытында чистарту эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев