Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
иминлек

Янгыннарны кисәтү өчен

10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә.

Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге – коры үлән һәм чүп-чар яндыруны тулысынча тыю, шул исәптән дача участокларында да.

Людмила Никифорова

Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Егор Фомин искәртә.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда, 2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр тыела:

• Татарстанның бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру;

• ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү һәм республиканың урман янгыннары куркынычы булган торак пунктлары территориясендә, шулай ук бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, балаларның ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмаларында, урман кишәрлекләре белән чиктәш икътисад объектларында, урман-парк зоналарында, урман массивлары белән чиктәш торф участокларында һәм ачык территорияләрдә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллану.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен РФ КоАП 20.4 маддәсе 2 бүлеге нигезендә административ штраф салу рәвешендә җәза каралган:

* гражданнар өчен ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр;

* вазыйфаи затларга - унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр;

* юридик затларга - ике йөз меңнән алып дүрт йөз мең сумга кадәр.

 

Үзегезне дә, чит кешеләрне дә куркыныч астына куймагыз. Янгынга каршы махсус режим таләпләрен төгәл үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы