Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
иминлек

Янгынны ничек булдырмаска

Статистика күрсәткәнчә, янгын вакытында кешеләрнең һәлак булуы һәм имгәнүләре аларның дөрес булмаган гамәлләре аркасында килеп чыга.

2020 елның 10 августына Лаеш районында 121 янгын очрагы теркәлгән, бер кеше һәлак булган һәм сигез кеше зыян күргән. Шул ук вакытта зыян күрүчеләрнең бишесе утны мөстәкыйль төстә сүндерергә омтылу нәтиҗәсендә пешкән.

- Очраклар 9 май, 29 июль, 4 август һәм 8 августта булды, - дип аңлата Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Егор Фомин. - Бишесе дә әлегә кадәр дәвалау учреждениеләрендә. Гомер һәм сәламәтлекнең матди байлыклардан кыйммәтрәк булуын тагын бер кат искә төшерәсем килә. Әгәр сездә янгын чыкса, ут һәм төтенгә ашкынырга кирәкми. Уйлап карагыз, телевизор яки суыткыч сезнең гомерегез бәясенә тора микән. Янган, төтенләнгән бина эчендә калу һәм һәлак булу куркынычы бик зур. Әгәр сез, чыннан да, янгында үз мөлкәтегезне югалту куркынычын ничек булса да киметергә теләсәгез, янгын турында хәбәр итүче автоном прибор урнаштырыгыз. Бу кыйммәт булмаган компакт прибор янгын турында иртә стадиядә тавыш сигналы бирәчәк һәм куркыныч турында кисәтәчәк. Утны үз сәламәтлегеңә зыян китермичә мөстәкыйль сүндерү яисә вакытында янгын сүндерүчеләрне чакырту шансы күп тапкырга арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы