Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр иминлек нигезләренә өйрәттеләр

Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәрес кысаларында шушы көннәрдә МЧС хезмәте Лаеш мәктәпләре укучыларына осталык сәгате үткәрде.

Укучыларның күбесе янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларны эштә беренче тапкыр күрде. Шәһәрнең өйрәнүләр үткән Набережный урамында янгын сүндерү, шул исәптән урман янгыннарын сүндерү өчен, шулай ук сулыкларда кешеләрне коткару өчен билгеләнгән махсус техника да бар иде. Чынбарлыкта бернәрсә һәм беркем янмаса да, бәхеткә каршы суга батмаса да команда буенча барлык хезмәтләр эшләде. Мәктәп укучылары суда һәм коры җирдә булган хәлне кызыксынып күзәтте.

ГИМС үзәге инспекторлык участогы хезмәткәрләре һава мендәрле "Хивус-6" катерын эшләтеп күрсәтте, ул бозда да, суда да яхшы йөри. Мондый техника өчен бернинди киртә юк. Аның ярдәмендә коткаручылар бәлагә тарыган кешеләргә бер мәртәбә генә ярдәмгә килмәгәннәр.

Янгын сүндерүчеләр эшен дә укучылар сокланып карады, алар тәэсире зуррак булсын өчен иң катлаулы урыннардагы утны юк итү җайланмасын эшләттеләр.

Балалар сүзләренчә, ОБЖ буенча дәрес аларга бик тә ошаган. Табигатьтә шундый составта - анда Лаешның 1 гимназиясеннән һәм 2 нче урта мәктәптән 200 дән артык укучы катнашкан - мондый дәрес булмаган. Өстәвенә, профессионаллар белән очрашуларда еш кына балаларның булачак һөнәрләренә кызыксыну уяна. Бүгенге укучылар арасында да, мөгаен, булачак коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС школы мастер–класс