Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Югары әзерлек режимына күчәбез

​​​​​​​Яз җиткәч һәм кар күпләп эри башлагач язгы ташулар чоры башлана. ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында аның тискәре нәтиҗәләренә әзерлек турында сөйләштеләр, ә ул онлайн режимда үтте.

ТР премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанда су басу зонасына 200дән артык торак пункт, 20гә якын автомобиль күпере һәм шактый социаль әһәмиятле объектлар керүен әйтеп үтте. Районнарда язгы ташуга бәйле нәтиҗәләрне кисәтү һәм йомшартуга юнәлтелгән оештыру-практик чаралар комплексы үткәрү зарур.

ТРда 20 мартка кар капламы калынлыгы уртача 45 см тәшкил итте, бу нормадан 12 сантиметрга артык. Лаеш районында кар капламының максималь биеклеге 68 см (151%) . Кечкенә елгалар боздан март азагында – апрельнең беренче ункөнлегендә ачылыр дип көтелә, бу уртача сроклардан өч көнгә алдан. Куйбышев сусаклагычы тулысынча боздан якынча 22 апрельдән 27сенә кадәр ачылачак,  шулай ук күп еллык уртача сроклардан өч көнгә алдан.

Комиссия утырышында катнашкан Лаеш районы вәкилләре торак пунктлардагы хәлләрне тикшерделәр һәм нинди чаралар күрү кирәклеген билгеләделәр. Районда 2022 елда язгы чорда су басуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча Лаеш муниципаль районында эшләр планы  (“Язгы ташу – 2022”) эшләнгән. Су басуга каршы чараларны үтәүгә җәлеп ителгән предприятиеләр һәм оешмалар транспорт чаралары тикшерелгән һәм күнегүләр үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Югары әзерлек режимына күчәбез