Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Юл һәлакәтендә балигъ булмаган өч кеше җәрәхәтләнде

2016 елның җиде аенда районда ике юл һәлакәтендә өч балигъ булмаган зыян күрде. Май аенда Лаеш урамнары чатында руль артында Казан автотранспорт техникумының икенче курс студенты утырган, номерлары булмаган квадроцикл "Ниссан Алмера" чит ил машинасы белән бәрелешә. Транспорт чараларына идарә итү хокукы булмаган балигъ яшькә җитмәгән уң яктан хәрәкәт итүче...

2016 елның җиде аенда районда ике юл һәлакәтендә өч балигъ булмаган зыян күрде.

Май аенда Лаеш урамнары чатында руль артында Казан автотранспорт техникумының икенче курс студенты утырган, номерлары булмаган квадроцикл "Ниссан Алмера" чит ил машинасы белән бәрелешә. Транспорт чараларына идарә итү хокукы булмаган балигъ яшькә җитмәгән уң яктан хәрәкәт итүче автомобильгә юл бирми, юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза.

Икенче һәлакәт июль аенда Столбище авылында була. "Лада"га идарә иткән яшь кеше хәрәкәт итүнең имин тизлеген сайламый, юлда транспорт чаралары урнашу кагыйдәләрен боза, сул кюветка төшеп китә, аннан соң машина каплана. Нәтиҗәдә машина йөртүче һәм балигъ булмаган ике пассажир зыян күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район