Юлда иминлек
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Автомобиль белән идарә итү буенча мөмкинлекләрегезне реаль бәяләгез, бигрәк тә һава торышы кискен үзгәреп торган чорда.
Юеш кар һәм юлларда бозлавык автомобиль белән идарә итү процессын берничә тапкыр катлауландыра. Җәяүлеләр юл аркылы чыгу урынына, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрут транспорт чаралары тукталышларына, сәүдә-күңел ачу комплексларына якынлашканда бигрәк тә игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә, шулай ук балаларны махсус балалар утыргычында йөртергә онытмагыз. Беркайчан да баланы машинада берүзен калдырмагыз, хәтта ул йоклый һәм сезгә аны уятырга жәл булса да. Автомобильдән чыкканда, явыз ниятле кешеләрне кызыксындырырга мөмкин булган предметларны җыеп куярга онытмагыз.
Хөрмәтле җәяүлеләр! Юл аркылы хәтта светофорның яшел сигналына чыкканда да, барлык автомобильләрнең дә тукталуына һәм сезгә юл бирүенә инаныгыз. Көйләнми торган урында юл аркылы чыкканда капюшоннарны һәм күз күремен чикләүче башка предметларны салыгыз, наушниклардагы тавышны киметегез, юлдагы хәлне дөрес бәяләгез. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар кулланыгыз!
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ искәртә: әгәр сез җинаять шаһиты булсагыз, шулай ук кем тарафыннан да булса башкарылучы берәр гамәлнең законлылыгына шик туса, якындагы полиция бүлегенә яки 02, 102, 8 (843) 291-20-02 телефоннары аша мөрәҗәгать итегез. Шулай итеп, сез усал ниятлеләр гамәлләрен булдырмаска һәм үзегез яшәгән районда җинаятьчелек үсешен киметергә ярдәм итәргә мөмкинсез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев