Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Заем килешүен ничек дөрес төзергә?

2018 елның 1 июненнән гражданнар арасында заем килешүе язма формада төзелергә тиеш.

2017 ел 26 июльдә кабул ителгән №212-ФЗ федераль законына ярашлы төстә Россия Федерациясе Гражданнар Кодексының 808 маддәсенә кертелгән төзәтмәләр 2018 елның 1 июненнән гамәлгә керде һәм алар гражданнарның килешүле үзара мөнәсәбәтләренә кагыла.

Шулай итеп, гражданнар арасында заем килешүе аның суммасы ун меңнән артканда язма формада булырга тиеш, ә инде заем бирүче юридик зат булса – суммага бәйсез төстә. Бүгенге көнгә мондый зарурилык закон нигезендә хезмәткә түләүнең минималь күләменнән ун тапкыр артканда туа.

Гражданның заем килешүе төзүен раслау һәм аның шартларын  саклау максатыннан заемга алучының распискасы яки башка документы белән  заем бирүченең аңа билгеле бер суммада акча яки билгеле бер күләмдә әйберләр бирүен раслаучы дәлил булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев