Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без тынычлык яратабыз, әмма уяулыкны югалтмыйбыз

Лаеш районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә үткән чираттан тыш киңәйтелгән утырышында Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылык һәм экстремистлык куркынычын булдырмау буенча өстәмә чаралар белән бәйле мәсьәләләр карап тикшерелде. Комиссия эшендә ТР Президенты Департаментының дини берләшмәләр белән үзара...

Лаеш районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә үткән чираттан тыш киңәйтелгән утырышында Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылык һәм экстремистлык куркынычын булдырмау буенча өстәмә чаралар белән бәйле мәсьәләләр карап тикшерелде.

Комиссия эшендә ТР Президенты Департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек буенча идарәсенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе, Россия ФСБның ТР идарәсе хезмәткәре, Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Төп доклад белән Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Олег Бондарев чыгыш ясады.

Ул экстремистлык һәм террорчылыкны профилактикалау өчен төрле планда эш алып барылуын хәбәр итте. Дини конфессияләр вәкилләре белән даими төстә әңгәмәләр үткәрелә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре чит предметлар, шикле кешеләр һәм автотранспорт күргәндә нишләргә кирәген аңлата. Районда исламның сәләфичелек юнәлешен яклаучы мәчетләр юк.

Белешмә өчен:

"Сәләфичеләр үзләренең позицияләренә туры килмәгән бер дини фикер белән дә килешмиләр. Алар башка позицияләрне радикаль кире кагу юлы белән "чиста Ислам" идеясен тараталар, үзләре кабул иткән фикердән кала, башкаларны ялган дип саныйлар. Соңгы вакытта сәләфичелекнең куркыныч идеологик корал булу мөмкинлеге турында фикерләр еш ишетелә. Әгәр башта сәләфиләр сәясәттә катнашудан баш тартсалар, хәзер алар дөньяның төрле илләрендә үз эшчәнлекләрен әлеге максатларга юнәлтәләр. Сәләфичелекнең хәзерге формасының күп кенә тәнкыйтьчеләре аларның агрессив эшчәнлекләренә каршы төп аргумент китерәләр: Коръәндә әгәр Аллаһы бар кешенең дә мөселман булуын теләсә, барысы да мөселман булыр иде дип берничә мәртәбә әйтелгән. Әгәр башка кешеләр бар икән, димәк Аллаһыга шулай кирәк". (http://interaffairs.ru/read.php?item=9306).

Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләренең Интерпол белән элемтәләре җайланган. Лаеш районына вакытлыча яки даими яшәргә килгән якын һәм ерак чит ил кешеләре үз вакытында тикшерелә. Үткән ярты елда 250 кеше тикшерелгән.

Легаль булмаган иммигрантларны ачыклау һәм аларның корал һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә катнашы булуын тикшерү максаты белән полиция участок уполномоченныйлары һәр көнне үз карамакларындагы территорияләрдә торак секторны һәм төзелүче объектларны тикшерәләр. Тулай тораклар, кунакханә, базарлар һәм ташландык йортларны тикшерү бара. Бозулар ачыкланганда тоткарланучыларны фотога төшерәләр һәм дактилоскопия үткәрәләр. Соңгы биш айда Россиядән өч чит ил кешесе чыгарылган.

Шуны билгеләргә кирәк: безнең район экстремизм күренешләре планында шактый имин. Аның территориясендә төрле милләт кешеләре яши, алар уртак тырышлык белән аның матуррак һәм җәлеп итәрлек булуына ирешәләр, бергә бәйрәмнәр үткәрәләр, ә кирәк булганда бер-берсенә ярдәмгә киләләр. Әмма террорчылык куркынычы турында онытырга ярамый: Лаеш районы территориясендә халыкара аэропорт урнашкан, район аша федераль трасса уза. Шуңа күрә уяулык күрсәтергә кирәк. Киңәшмәдә катнашучыларга да шул турыда әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X