Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең ишегалды балалар мәйданчыгы

Шәһәрне төзекләндерүдә катнашкан өлкәннәр үрнәге балаларны да битараф калдырмады. Безнең ишегалды балалары мәйданчыкны ремонтлау теләкләре булуны белдерделәр. Һәм эш башланды! Лебедева урамының 36, 38, 36а йортларында яшәүчеләр бу эштә актив катнаштылар. Башта төзелеш материаллары эзләделәр. Бинаны ремонтлаганнан соң калган такталарны мәдәният йортыннан ташыдылар. Такталардагы кадакларны балалар мавыгып йолкыдылар. Аларның күбесе...

Шәһәрне төзекләндерүдә катнашкан өлкәннәр үрнәге балаларны да битараф калдырмады. Безнең ишегалды балалары мәйданчыкны ремонтлау теләкләре булуны белдерделәр. Һәм эш башланды!

Лебедева урамының 36, 38, 36а йортларында яшәүчеләр бу эштә актив катнаштылар. Башта төзелеш материаллары эзләделәр. Бинаны ремонтлаганнан соң калган такталарны мәдәният йортыннан ташыдылар. Такталардагы кадакларны балалар мавыгып йолкыдылар. Аларның күбесе эш коралларыннан беренче тапкыр файдаланды. Утыргычлар һәм таган өчен такталарны үлчәп билгеләр ясадылар һәм кистеләр. Гади кул пычкысы белән эшләделәр, ә бу балалардан көч һәм түземлелек таләп итте. Киселгән утыргычларны һәм башка детальләрне тимергә беркетү өчен беркеткечләр белән эшләү дә җиңелләрдән булмады. "Бабайлар" коралыннан - коловороттан файдаланырга туры килде. Балалар бар көчкә тырыштылар, "ирләр" эше "бишкә" башкарылды. Аннан соң барысын матур төсләргә буйыйсы килде. Монда инде әти-әниләр булышты, алар буяулар һәм пумалалар алып килделәр. Буяу сәнгатенең беренче дәресләре уңышлы үтте.

Безнең мәйданчык ялт итте. Ишегалды территориясен төзекләндерүгә хезмәте белән өлеш кертүчеләрнең исемнәрен дә әйтеп үтәсе килә. 2нче мәктәп укучылары - Дима Михайловка, Миша Богаткинга, Володя Цыгановка, Алена Шустовага, Динар Хөсниевка, Владик Леонтьевка, Наил Шәмсетдиновка, Влада Платоновага, Эдик Банныхка, Саша Рожинга, шулай ук 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы мәктәбе укучысы Саша Черновка зур рәхмәт. Өлкәннәрдән Галия Галимуллинага, Евгений Рожинга, Ирина Шашировага, Татьяна Михайловага, Евгений Тихоновка бик тә рәхмәтлебез. Хәзер безнең ишегалды иң яхшыларның берсе, ә мөһиме, барысы үз кулларыбыз белән эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район