Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Очып узу нәрсә күрсәтте

Узган җомгада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов чәчүнең соңгы этабында районыбыз басуларында барган процессларны вертолет иллюминаторыннан күзәтте. Һәм үзен авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре көтеп торган "Нармонка" ЧҖҖ басуларына төшкәннән соң, күзәтүләреннән чыгып аларга бәя бирде.

Беренче эш итеп ведомство җитәкчесе уҗым культуралары торышына борчылуын белдерде. Аның сүзләре буенча, бу сезонда әлеге басулардан яхшы уңыш җыюга республикада да өмет итеп булмый. Уҗым культуралары хәленең начараю сәбәпләрен М.Әхмәтов чәчүлекләрнең башлангыч этапта авырулардан кирәкле дәрәҗәдә сакланмавында күрә. Мәйданнарның бер өлешендә чәчү сроклары соңару да ситуацияне катлауландырган. Бу анализны асылда хаталар өстендә эш дип атап булыр иде. Ведомство башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен өметне өзмәскә чакырды. Әлбәттә, бүген бөтен тискәре нәтиҗәләрне дә бетерү мөмкин түгел, әмма киләчәктә моннан сабак алу кирәк. Яхшы нәтиҗәләргә ышанмаган аграрийларны министр барлык мөмкин булган уңышсыз очракларны иминиятләргә чакырды һәм игенчеләрнең үз гаепләре белән килеп чыккан югалтуларны иминият компанияләренең каплавы икеле, дип ассызыклады.

Басуларны очып әйләнү барышында аграр ведомство башлыгы аларның тышкы күренешен дә игътибарсыз калдырмады. М.Әхмәтов сүзләре буенча, бу зонада ул аеруча мөһим. Игенчелекнең югары культурасы агрономнарның горурлыгы гына түгел, бу очракта барлык Лаеш районы һәм гомумән республика даны да. Аэрофлот линиясе аша безнең республикага килүче кунаклар алдында районның берьюлы дүрт авыл хуҗалыгы берләшмәсе басулары күренеше ачыла. Мөгаен, аларда иң беренче чиратта, республиканың барлык игенчеләре турында беренче фикер туа торгандыр, ә алар исә инде берничә ел рәттән илебезгә 5 миллион тонна ашлык тапшырып килә. Аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, кырларның тышкы күренешен республика игенчеләре алган уңышка ярашлы рәвешкә китерү зарур. М.Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдына шундый бурыч куйды.

Районның кайбер хуҗалыкларына игенчелек культурасының ни дәрәҗәдә җитмәвен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре китергән саннар һәм фактлар раслады. Кайбер җирлекләрдә уннарча гектар басулар кыргый агачлар белән капланган. Бу процесс елдан-ел көчәя генә бара, билгеле булганча, табигать бушлыкны яратмый. Авыл хуҗалыгы басуларын деградациядән ничек сакларга? Катлаулы, әмма хәл итәрлек мәсьәлә. Мондый хәлдә иң мөһиме - читтән күзәтүче генә булып калмаска. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, алга куелган бурычларны уңышлы үтәгән очракта, районның авыл эшчәннәренә иң әһәмиятле проблемаларны чишүдә ярдәм вәгъдә итте.

Басуларны очып әйләнүдә катнашкан район башлыгы Михаил Афанасьев министрның дәлилләре белән килеште һәм үз чиратында җитәкчеләрне бу проблеманы чишүне кичектермәскә чакырды.

Киңәшмәнең азагында сүз чәчүнең йомгаклау этабына күчте. Башлык игенчеләр эшеннән, аерым алганда бәрәңге игүчеләрдән канәгать калды. Безнең районның икенче икмәк җитештерү күләме буенча республика лидерлары өчлегенә керү өчен барлык мөмкинлекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посевная совещание Ахметов