Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне

Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара булды. Тантана гаепчеләре арасында районның лаеклы кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ветераннар хәрәкәте активистлары, никахта 50 ел яшәүче гаилә парлары бар иде.

Хәзерге вакытта дөнья бердәмлеге өлкән кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүне, аларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен кирәкле шартлар булдыруны һәм аларны җәмәгать тормышына мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итүне өстенлекле бурычларның берсе дип саный. Бүгенге көндә Лаеш районында 10 меңнән артык пенсионер яши. Ай саен пенсияләр түләүгә 95 миллион сумнан артык акча тотыла. Республика һәм район җитәкчелеге өлкәннәрнең яшәеш сыйфатын күтәрү өчен күп эшләргә тырыша. "Ветераннарны торак белән тәэмин итү" программасы буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран һәм сугышчыларның тол хатыннары 224 яңа квартир алган.

-Бүген без өлкән буынга хөрмәт күрсәтәбез. Алар белән горурланабыз, үз районыбызны торгызуга һәм үстерүгә ветераннар керткән өлешне тоябыз, - диде үз мөрәҗәгатендә район башлыгы Михаил Афанасьев. - Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә безнең әхлакый терәк булыгыз, ә безнең ярату һәм кайгырту сезнең тормышны рәхәт итсен.

Очрашу барышында җитештерүдә һәм көнкүрештә озак еллар үрнәк булып торган ветераннар исеме яңгырады. Район территориясендә хөкүмәт бүләкләре алган 400 дән артык кеше яши, шул исәптән 143 е пенсия яшендә. Шуларның 8е "Фидакарь хезмәте өчен" ТР дәүләт бүләге иясе, 12 кешегә атказанган исеме бирелгән: икътисадчы, РФ һәм ТРның атказанган агрономы 5, шулкадәр үк зоотехник. 14 кеше ТР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре исеменә лаек булды, тагын 18е - атказанган терлекче һәм 12 атказанган механизатор. Тамашачылар залының беренче рәтләрендә быел 85 еллык юбилеен билгеләгән районны үстерүгә зур өлеш керткән шушы хөрмәткә лаек кешеләр урын алган.

Зал тантанага килгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар - Рождественодан Михаил Иванович Романычевны һәм Столбищедан Мөнип Гали улы Мисбаховны көчле алкышлар белән каршы алды. Алып баручылар тагын бер кат ихтирам һәм рәхмәтләрен белдерү өчен аларны сәхнәгә чакырды.

Бергә яшәүләренең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтүче гаиләләр - Лаештан Шәйдуллиннар һәм Урта Девятоводан Андреяновлар да әлеге бәйрәмдә район башлыгыннан котлаулар кабул иттеләр. Залда утыручыларның күбесен алып баручылар район администрациясеннән рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшыру өчен сәхнәгә чакырдылар.

Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне уңаеннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур бәйрәм концерты куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК декада чествование