Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалары бар, махсус урыннары юк

"Игътибар: балалар!" - язгы каникул көннәрендә Татарстанда, шул исәптән безнең районда да шушы исемдәге операция үтте. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны махсус креслосыз йөрткән машиналарга игътибар иттеләр. 2012 елның беренче кварталында районда балаларны махсус урынсыз йөртүнең 19 очрагы ачыкланган, шул исәптән язгы каникул вакытында 14.

Узган җомгада Россия ЭЭМ Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы полиция өлкән лейтенанты Мөдәррис Газизуллин, ДПС инспекторы өлкән лейтенант Владимир Филатов, ПДН инспекторы Альбина Королева һәм "КН"-"КЯ" хәбәрчесе составындагы хезмәткәрләр чираттагы рейдка чыкты.

Редакция яныннан кузгалып китүгә берничә минуттан М.Газизуллин: "Борыл, әнә теге машина артыннан", - диде. Җиңел машинаны куып җитү һәм туктату өчен вакыт күп кирәк булмады. Машина йөртүче гаепле төстә документларын суза: "Мин такси йөртәм, кресло бар, ләкин өйдә. Багажник пычрак, менә шуңа күрә йөртмим". Яшь пассажирга күптән түгел 12 яшь тулуы ачыкланды, аңа махсус урын таләп ителми. Әмма малай иминлек каешы эләктерелмәгән килеш утыра...

Игътибар үзәгендәге икенче машинада хәл башкача: йөртүче янәшәсендә коляска, ә артта әни һәм бәләкәч утыра. Аңлашыла ки махсус кресло юк, иминлек каешы эләктерелмәгән. "Балага кресло алырлык акча эшләмим шул",-дип аңлатты машина хуҗасы. Баланың әнисе дәшмәде. Аның үзен акларлык сүзе юк, кирәк тә түгел: барысы ачык. Полиция хезмәткәрләре чираттагы машина йөртүчегә штраф яздылар, тагын һәм тагын: "12 яшькә кадәрге балалар махсус тота торган җайланмада булырга тиешләр. Бу сезнең баланың гомерен саклый", - дип кабатладылар. "Әй-дәгез, "Радуга" балалар бакчасына,-дип тәкъдим итте М.Газизуллин, - хәзер әти-әниләр балаларын алалар".

Монда тагын да кызыграк булды. Машина йөртүче өч бала анасы. Аларның барысы махсус креслода. "Карагыз, - дип күрсәтә полиция өлкән лейтенанты, - сез балаларыгызны ничек эләктергәнсез. Каешлар бугаз янында, һәлакәт очрагында бу фаҗигагә китерә. Менә шулай эшләргә кирәк". М.Газизуллин креслоны күчереп, күтәреп күрсәтте: "Менә хәзер тыныч йөри аласыз".

ЮХИДИ хезмәткәрләре җәза бирүне түгел, ә хокук бозуларны профилактикалауны максат итәләр. Шуңа күрә мондый рейдларда ПДН инспекторы да катнаша. Туктатылган машинадагы һәр балага ул белешмәлек тапшырды, ата-аналар белән балаларны машинада йөртү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.

Кем белә, бәлки бу рейд ваемсыз машина йөртүчеләр өчен генә сабак булмас. Чөнки, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан машиналар яныннан башка уннарча машина үтте. Берәүнең дә кагыйдә бозучы буласы килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безопасность дети рейд