Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дини музыка фестивале

"Небо на земле" дини музыка төбәкара фестивале дүртенче тапкыр Лаеш шәһәренең София соборы гөмбәзләре астына йөзләрчә кешене җыйды. Лаешлылар һәм шәһәр кунаклары Татарстан, Марий Эл Республикасы, Самара шәһәре хор коллективлары, ансамбльләре һәм солистлары иҗатыннан ләззәт алырга килде. Башкаручыларны София соборының уникаль акустикасы һәм рәхмәтле тамашачылар җәлеп итә. Бәйрәм белән котлап...

"Небо на земле" дини музыка төбәкара фестивале дүртенче тапкыр Лаеш шәһәренең София соборы гөмбәзләре астына йөзләрчә кешене җыйды.

Лаешлылар һәм шәһәр кунаклары Татарстан, Марий Эл Республикасы, Самара шәһәре хор коллективлары, ансамбльләре һәм солистлары иҗатыннан ләззәт алырга килде. Башкаручыларны София соборының уникаль акустикасы һәм рәхмәтле тамашачылар җәлеп итә.

Бәйрәм белән котлап Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, гыйбадәтханә башлыгы Алексий атакай чыгыш ясадылар.

-Географиясе елдан-ел киңәя барган фестивальдә катнашучылар алдында православие мәдәниятенең тулы бер катламы ачыла, - дип билгеләде фестивальне тантаналы ачуда Лаеш районы дин башлыгы иерей Федор.

Концерт программасы дини музыка яратучылар көткәннән күпкә яхшырак иде. Беренчедән, танылган мэтрлар - Казаннан Николай Беляев җитәкчелегендәге "Приображение" камера хоры һәм Казанның Серафим Саровский гыйбадәтханәсенең "Распев" хоры (җитәкчеләре Евгений һәм Людмила Есиннар) яхшы башлангыч бирде. Икенчедән, солистлар - Самарадан Надежда Милованова һәм Казаннан Наталья Павлова музыка форумының чын энҗеләре булып балкыдылар. Надежда халык дини җырлары жанрында чыгыш ясады, үзенең гадәти булмаган тембры һәм башкару стиле белән таң калдырды. Наталья классика - "Аве, Мария"не башкарды һәм Вадим Ананьевның скрипкада уйнавы астында дини шигырь сөйләде.

Тамашачылар Самарадан "Аделфи" һәм Бөгелмәдән "Богородичен" ансамбльләрен җылы каршыладылар.

Марий Элның Горно-Марийский районы Пайгусово авылыннан хор коллективы чыгышы фестивальнең ачышы булды. Дини җырлар мари телендә гадәти булмаганча яңгырады. Әмма яхшы музыка теле һәркемгә аңлашыла.

Елена Калиткина җитәкчелегендә безнең "Благовест" ансамбле чыгышы йомгаклау нотасы булды. Лаеш җырчылары - фестивальне оештыручылар бернинди арттырусыз алкышлар ташкынына күмелде. Яшел Үзәннән килгән дини шигырьләр башкаручы Александр Абызовка зур рәхмәт. Ул "Благовест" белән бергә күңелләргә үтәрлек чыгыш ясады.

"Голос души" - Марий Элдан килгән ансамбльнең исеме шундый - ул фестивальнең лейтмотивы сыйфатында аның гомуми асылын да чагылдыра. Башкаручыларның да, тамашачыларның да күңеле җырга-моңга күмелгәндә чыннан да җир белән күк йөзе кушыла сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево