Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бу исәннәргә кирәк

Сишәмбе көнне Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлегендә Лаеш район эчке эшләр бүлеге җинаятьчәләрне эзләү бүлеге начальнигы, хезмәт вазифасын үтәгәндә 1995 елның дүртенче февралендә һәлак булган милиция майоры Анатолий Окунев истәлегенә тантаналы төстә мемориаль такта ачылды.

Аның белән аралашкан кешеләр Анатолийны шат елмаюлы, зәңгәр күзле, киң күңелле дип хәтерлиләр. Милициягә ул 1975 елның җәендә килә. 1982 елның ноябрендә аны җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә өлкән инспектор итеп күчерәләр, ә 1988 елда бүлек начальнигы итеп билгелиләр. 1995 елның дүртенче февралендә Анатолий Окунев һәм аның урынбасары Рамил Гарипов явызларча һөҗүм иткән өчен кулга алынган ирне Лаештан Казанга озата баралар. Җинаятьченең күзләре төссез, буш, аларда ачу һәм курку була. Бандит тынып кала. Уңайлы вакытны көтеп майорга үтерерлек җәрәхәт ясый... Р.Гарипов үтерүчегә ташлана, пистолетын ала һәм ата...

Ул көннән соң 16 ел вакыт үткән. Һәлак булган иптәшләре турында хәтер җуелмаган, истәлекләр тынгы бирми. Милиция ветераннары майор истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим итәләр, ЭЭБның яңа начальнигы Шамил Хуҗәхмәтов аларның инициативасын яклый. Бүлек хезмәткәрләре акча җыялар һәм Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көнендә мемориаль тактаны ачу булды.

Зур булмаган фойеда А.Окуневның элекке коллегалары, туганнары, Татарстан ЭЭМ һәм район хакимияте вәкилләре, полициянең яшь хезмәткәрләре, сыйныфташлары җыелган. Алып баручының тантаналы-борчулы сүзләре яңгырый. "Җир йөзендә кеше турында һәм аның дөньядагы урыны турында эшләре һәм гамәлләре буенча хөкем итәләр". Тәртипле, кешелекле, ярдәмчел-безнең якташыбыз, милиция офицеры шундый булган. Бу хакта митингта чыгыш ясаган район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР ЭЭМ вәкилләре, Лаеш районы полиция бүлеге начальнигы Шамил Хуҗәхмәтов, А.Окуневның коллегалары һәм хезмәттәшләре сөйләде.

"Анатолий Окунев кешеләргә кешеләрчә мөнәсәбәттә була, хәтта җинаятьчеләргә дә,-диде Михаил Афанасьев.-Лаешның бер урамы аның исемен йөртә. Ә хәзер һәлак булган хезмәткәр истәлегенә мемориаль такта барлыкка килде... А.Окуневның үз эшенә тугры булуы, һәм югары мораль сыйфатлары яшьләр өчен үрнәк булып торыр". Район башлыгы полиция хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен бар тырышлыгын куярга ышандырды.

"Милициядә 20 ел хезмәт итеп, шуның 13 елын җинаятьләрне ачу бүлегендә, бу кыен бүлекчәдә эшләп Анатолий Окунев кеше булып калды",-дип ассызыклады ТР ЭЭМ ветераннар советы рәисе урынбасары Александр Авдеев. Киң яңгыраш алган "Дальний"дагы вакыйганы искә алып, А.Авдеев ветераннарга мөрәҗәгать итте, аларны яшь коллегаларын якларга, ярдәм итәргә чакырды. "Лаешка мемориаль такта өчен рәхмәт. Бу Татарстанның барлык бүлекләре өчен үрнәк",-дип билгеләп үтте сүзен йомгаклап ТР ЭЭМ ветераннар советы рәисе урынбасары.

Коллегасы Людмила Коляжова А.Окуневны үз эшен намус белән башкаручы кеше, яхшы гаилә башлыгы дип искә ала. Җиңел булмаган үзгәртеп кору елларында Анатолий намуслы хезмәт итү белән ярдәмче хуҗалык та тота, "талонлы" ул елларда бу зур ярдәм була. Ире һәлак булганнан соң Антонина Окуневага кыен була. Кулында өч малай: Сергейга-15, Димага-9 яшь, кечкенә Дениска дүрт ай була. Коллегалары хезмәттәшләре гаиләсенә булышалар. Мемориаль такта ачуда чыгыш ясап А.Окунева ирен искә алулары өчен район җитәкчелегенә һәм полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Быел мәктәпне тәмамлаячак Денис Окунев әтисе юлыннан китәргә хыяллана. Бүлектә әтиләре үрнәгендә полициягә килгән яшьләр аз түгел.

Митингтан соң ветераннар һәм яшь хезмәткәрләр бүлек каршындагы мәйданга чыктылар. Язгы кояш елмая. Янәшәдән лаешлылар үтә. Милиционерлар һәм полицейскийлар озак сөйләштеләр- искә алырлык хатирәләре, уртаклашырлык сүзләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: память РОВД Окунев