Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Идел буенда Халыкара Басу көннәре“ Лаеш җирендә

Бүген безнең районда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуында "Идел буенда Халыкара Басу көннәре" технологик күргәзмәсе эшен дәвам итә. Аны узган чәршәмбедә тантаналы төстә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачты. Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры...

Бүген безнең районда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуында "Идел буенда Халыкара Басу көннәре" технологик күргәзмәсе эшен дәвам итә. Аны узган чәршәмбедә тантаналы төстә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачты.

Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау Департаменты директоры Петр Чекмарев, республика муниципаль районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды.

-Мондый күргәзмә үткәрү - республика өчен зур дәрәҗә. Ул агросәнәгать комплексындагы иң соңгы яңалыклар турында, үсемлекчелек, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы техникасы тармагында иң яңа технологияләр һәм галимнәр һәм практиклар казанышлары турында белү өчен искиткеч мөмкинлек, - дип ассызыклады үзенең сәламләве барышында Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Татарстан белән озак һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне яклаучы чит ил компанияләре вәкилләренә рәхмәт әйтте һәм күргәзмәне оештыручылар белән чарада катнашучы бар кешегә чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, мондый форматтагы күргәзмә Россия территориясендә беренче тапкыр үткәрелә. Авыл хуҗалыгының төрле тармаклары буенча иң яңа продуктларны һәм технологияләрне Россия, Германия, Франция, АКШ һәм дөньяның башка илләреннән 150 компания тәкъдим итте.

Мәскәү кунагы Петр Чекмарев Лаеш җирендә "Басу көннәре"н оештыруга югары бәя бирде. Ул хәзерге вакытта Татарстанның күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы булуын һәм мондый масштаблы чара үткәрү урыны буларак очраклы сайланмавын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов, Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булу вакытында югары уңыш бирүче яңа сортлар һәм аларны үстерү технологияләре белән таныштылар. Алар ярдәмендә аграрийлар илебезнең орлыкчылык дәрәҗәсен һәм тулаем үсемлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген күтәрергә планлаштыралар.

ТатНИИСХ тәҗрибә басуының 40 тан артык участогында бөртекле культуралар, бәрәңге, яшелчәләр һәм җиләк культуралары тәкъдим ителде. Стационар экспозиция форматында - авыл хуҗалыгы техникасының дөнья брендлары, яңа буын тракторлар, комбайннар, туфрак эшкәртүче машиналар. Француз машина төзүчеләре экспозициясен караганда Рөстәм Нургалиевичны күңелле сюрприз көтә иде: аңа супер заманча сабан макетын тапшырдылар, шул ук вакытта аның оригиналы тарафыннан ясалган рекордларны билгеләп үттеләр.

-Без сезнең тизлекне һәм рекордлар яратуыгызны беләбез. Әлеге марка сабаны белән 24 сәгать эчендә 620 гектар чәчүлек эшкәртелде. Бу да үзенә күрә рекорд! - диде компания вәкиле.

Монда килүчеләргә Россия һәм Европаның бәйсез экспертлары бәя биргән авыл хуҗалыгы техникасының иң яңа үрнәкләрен индивидуаль күрсәтү дә зур тәэсир ясады.

Безнең район экспозициясе ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм башка кунакларда аерым кызыксындыру уятты. Эшмәкәрләр һәм фермерлар район территориясендә җитештерелүче продукцияне һәм товарларны тәкъдим иттеләр. Үзен яхшы яктан күрсәткән һәм вакыт белән сыналганнар арасында игътибарны җәлеп иткән яңалары да бар иде: дөя йоныннан ясалган продукция, сортлы җиләк һәм башкалар. Гармуннар экспозициясе янында тукталмый мөмкин түгел. Халык әйткәнчә, икмәк булса, җыр да була.

Бүгенге көнгә инновацион мәйданчык мөмкинлекләреннән алты меңнән артык кеше файдаланган. Күргәзмә программасы кысаларында кайбер зур чаралар үтте, алар арасында - "Предпринимательство - путь к самообеспечению России" конгрессы, шулай ук үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгын техник җиһазлау мәсьәләләре буенча дискуссияләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев