Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җылыту сезонына әзер

Җылыту сезонына әзер -күп квартирлы йортларда яшәүчеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар җитәкчеләре шулай дия алалар. Районда ягу сезонына әзерләнү белән "Муниципаль проектлар дирекциясе", "Лаеш коммуналь сервисы", "Нармонка коммуналь сервисы" һәм "Инженерлык технологияләре" РСК шөгыльләнә.

Төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Рөстәм Хисаметдинов ышандыруынча, барлык 214 күп квартирлы йорт һәм социаль объектлар ягу сезонына әзерләнгән. Шул ук вакытта 26 күп катлы йорт үзәктән җылытуга тоташтырылган, ә калган торак йортларда индивидуаль җылыту казаннары бар.

Үзәктән җылытылган йортларда хезмәт күрсәтүче оешмалар контроль-үлчәү приборларын һәм автоматиканы көйләгәннәр һәм тикшергәннәр, җылыту системасын гидроюганнар һәм пресслаганнар. Төтен юллары һәм каналлары да игътибардан читтә калмаган. Җылылык трассасы тикшерелгән, ә урам буйлап үткән торбалар җылытылган. Кадрларга аеруча игътибар бирелгән. Үзәк котельныйларга хезмәт күрсәтүче белгечләр бу объектларда беренче ел гына эшләмәсәләр һәм үз эшләрен яхшы белсәләр дә, аларның барысы уку һәм аттестация үткән. Көтелмәгән хәлләр булу очрагына запас материаллар алынган (торбалар, кабель, япкычлар), авария техникасы - су суырту өчен мотопомпалар, дизель электрогенераторлар булдырылган.

Хәзер барлык йортларга һәм социаль объектларга җылы бирелгән. Бер сүз белән әйткәндә, хезмәт күрсәтүче оешмаларга бәйле эшләр үтәлгән. "Быел җылылыкны тиз бирдек, чөнки котельныйлар һәм җылыту системасын вакытында әзерләдек", - ди Р.Хисаметдинов.

"Муниципаль проектлар дирекциясе" ЧҖҖ социаль объектларга сигезенче ел хезмәт күрсәтә. Шушы вакыт эчендә эш фронты шактый киңәйгән һәм "Дирекция" үз канаты астына алган оешмалар да арткан. 2012-2013 еллар җылыту сезонына әзерлек тәҗрибәне һәм күп кенә социаль объектларда үткәрелгән капиталь ремонтны исәптә тотып алып барылган. Җылыту системасын реконструкцияләү кышка әзерлек эшләренә йогынты ясаган. Мәсәлән, элек Рождествено мәктәбендә дүрт бина җылытылган. Яңа спорт залы һәм балалар бакчасы ачылгач алты бинадан торган комплекс җылытылачак. "Моның өчен котельныйга куәтле казаннар куйдык, газ исәпләгечне электрон корректорлыга алыштырдык һәм куәтле циркуляция насосы урнаштырдык, - дип сөйли "Муниципаль проектлар дирекциясе" ЧҖҖ директоры Евгений Драгунов. - Бу котельныйда эшләр 300 мең сумга төште. Хәзер безгә быел бирелгән 11 авыл клубында җылыту җиһазларын көйлибез". Күп нәрсә урыннардагы кадрлардан тора. "Алар безнең терәк, - дип дәвам итә Е.Драгунов. - Мәктәп котельныйлары операторлары Рафаэль Шәмсетдинов (Имәнкискә), Ринат Габидуллин (Татар Янтыгы), Иван Шалябин (Орел) һәм башкалар котельныйларны кышка әзерләү буенча барлык кирәкле эшләрне башкарганнар: биналарны агартканнар һәм буяганнар, төтен юлларын чистартканнар. Кайбер операторлар яз көне территорияне чис-тартканнар һәм төзекләндергәннәр, чәчәкләр утыртканнар. Газ һәм җылылык энергиясе хезмәте җитәкчесе Любовь Макарова күп эш башкарган. Безнең коллектив тату, шуңа күрә тотрыклы һәм тиз эшлибез".

Җылыту сезонына әзерләнеп бар хезмәтләр вакытында эшләгәннәр. Хәзер эш кулланучыларда. Тәрәзәләр, ишекләрне җылыту җылыны сакларга ярдәм итә. Димәк, җылы өйдә яшәү дә күңелле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район котельные готовность