Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Комлы Ковали мәктәбе укучысы - 2016 елгы Бөтенроссия сугышчан сәнгать уеннары җиңүчесе.

Комлы Ковалига яхшы хәбәр килде - тугызынчы сыйныф укучысы Булат Кәлимуллин бөтен илебездән иң яхшы көрәшчеләр җыелган абруйлы ярышларда алтын медаль яулады. Армия кул сугышы буенча яшьләрнең 2016 елгы IX ачык Бөтенроссия сугышчан сәнгать уеннары Анапада узды. Спортчылар составы шактый җитди иде. Анда илебезнең бар төбәкләреннән диярлек 5000 гә якын...

Комлы Ковалига яхшы хәбәр килде - тугызынчы сыйныф укучысы Булат Кәлимуллин бөтен илебездән иң яхшы көрәшчеләр җыелган абруйлы ярышларда алтын медаль яулады.

Армия кул сугышы буенча яшьләрнең 2016 елгы IX ачык Бөтенроссия сугышчан сәнгать уеннары Анапада узды. Спортчылар составы шактый җитди иде. Анда илебезнең бар төбәкләреннән диярлек 5000 гә якын яшь спортчы катнашты. 700 дән артык комплект медаль уйнатылды. 22 спорт төре тәкъдим ителде, алар арасында тай боксы, кикбоксинг, айкидо, сумо, джиу-джитсу, самбо, билбаулы көрәш, армия кул сугышы, комплекслы бергә-бер көрәш һәм башкалар бар.

15-17 яшь төркеме иң авыры санала. Келәмгә тәҗрибәле һәм күп ярышларда чыныгу алган спортчылар чыга. Шуңа күрә 15 яшьлек Булат Кәлимуллин җиңүе кыйммәт тора. Ул хәзер Василий Иванов җитәкчелегендә Казан спорт клубларының берсендә шөгыльләнә.

-Узган ярышлар катлаулы булды. Өстәвенә мин юлда авырый башладым, - дип сөйли Булат. - Беренче көрәшкә 38 градус температура белән чыктым, әмма барыбер җиңдем. Финал ярышында Кабардин-Балкар Республикасы көрәшчесе белән очраштым. Ул бик яхшы әзерлекле һәм аның җиңүгә омтылышы көчле иде, шуңа күрә мин көндәшемнән бераз шикләндем. Әмма безнең көчләр тигез иде. Мин бит озак һәм зур тырышлык белән шөгыльләндем, тренер яхшы әзерләде. Судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары буенча җиңүне миңа тапшырдылар: минем көрәш техникасы яхшырак булып чыкты. Без төрле командалар белән яхшы аралашабыз. Шуңа күрә минем өчен күпләр җан атты. Ә сугышчан сәнгать белән беренче тапкыр Габишевода шөгыльләнә башладым. Минем беренче тренерым - Тарлан Хәлилов.

Татарстанны алты кеше тәкъдим итә, аларның өчесе алтын медаль яулый, берсе - көмеш.

Ул укырга да, спорт белән шөгыльләнергә һәм ярышларда чыгыш ясарга да ничек өлгерә соң дигән сорауга Булат болай диде:

-Барысына да өлгерергә тырышам. Мәктәптән соң өйгә йөгерәм, дәресләрне хәзерлим. Кайчак кайбер дәресләр иртәнгә дә кала. Кичен спорт залына барам.

Булат ирешкәнгә канәгать булып, масаеп йөрергә ияләнмәгән. Шуңа күрә җитди җиңүдән соң ул элеккечә омтылыш белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев