Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш техник-икътисад техникумы киләчәккә ышаныч белән карый.

2015 елның октябрендә Лаеш техник-икътисад техникумы яңа "Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге" статусы алды һәм Россия Федерациясендә сорау зур булган 50 һөнәр һәм белгечлек исемлегенә керүче яңа "Очу аппаратларын һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү" белгечлеге буенча укыта башлады. Техникумда җиһазландырылган 40 тан артык уку кабинеты һәм лаборатория, дүрт компьютер классы бар. Остаханәләр...

2015 елның октябрендә Лаеш техник-икътисад техникумы яңа "Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге" статусы алды һәм Россия Федерациясендә сорау зур булган 50 һөнәр һәм белгечлек исемлегенә керүче яңа "Очу аппаратларын һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү" белгечлеге буенча укыта башлады.

Техникумда җиһазландырылган 40 тан артык уку кабинеты һәм лаборатория, дүрт компьютер классы бар. Остаханәләр һәм техник хезмәт күрсәтүнең универсаль пункты эшли.

Соңгы елларда матди-техник база шактый ныгыды. Студентларның тулай торакта яшәү шартлары яхшырды: 2015-2016 елларда бинага капиталь ремонт ясалды, бүлмәләр яңа җиһазлар белән җиһазландырылды. Этажларда заманча плазмалы телевизорлар куелды. Душ бүлмәләре җиһазландырылды.

Бүгенге көндә монда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 504 студент белем ала. "Очу аппаратларын һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү", "Җир-милек мөнәсәбәтләре", "Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе", "Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру" белгечлекләре буенча кадрлар әзерләнә. "Пешекче, кондитер", "Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты" эшче һөнәрләр белгечләре чыгаралар. Ел дәвамында 14 юнәлеш буенча кыска сроклы әзерләү һәм яңадан әзерләү курслары үткәрелә.

Студентлар һәм укытучылар белән массакүләм-спорт эшләре оештыру һәм үткәрүгә зур игътибар бирелә. Физкультура белән шөгыльләнү өчен ике спорт залы, мини-футбол, спортның уен төрләре һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчыклар, шулай ук чаңгы базасы, спорт тиры һәм кирәкле барлык секторлары булган ачык стадион бар. ЛТЭТ студентлары спортның төрле төрләре буенча район һәм республика ярышларында югары күрсәткечләргә ирешәләр. Мәсәлән, Татарстан һөнәри белем бирү оешмаларының III Спартакиадасында алар командасы өченче урын алды.

Техникумда һөнәри юнәлештәге республика конференцияләре һәм олимпиадалар үткәрелә.

2013 елдан ЛТЭТ базасында ел саен һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында икътисад һәм бухгалтерлык исәбе буенча ачык төбәк олимпиадасы үтә. 2014 елда тәрбия эше буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе булды. 2016 елда беренче тапкыр "Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру" белгечлеге буенча республика олимпиадасы үтте.

2015 елдан студентлар җитештерүгә өйрәтү мастерлары җитәкчелегендә пешекчелек эше, татар халык ашлары, икмәк-күмәч эшләнмәләре пешерү, авыл хуҗалыгы һәм авиация техникасына хезмәт күрсәтү кебек компетенцияләр буенча WorIdSkiIIs Russia хәрәкәтендә актив катнашалар.

2016 елда студентка Гөлия Газыймова WorIdSkiIIs Russia республика челтәр чемпионатында дүртенче урын алды.

Укып чыгучыларның һөнәри әзерлек сыйфаты - 71,3%. ЛТЭТ тәмамлаган 15% студент кызыл дипломга ия.

"Лаеш техник-икътисад техникумы" ГАПОУ үсеш стратегиясе заманча белем бирү учреждениеләренә йөкләнгән миссия белән билгеләнә: "Актив гражданлык һәм тормыш позициясендә торган, хезмәт базарында сорау булган югары квалификацияле белгечләр әзерләү".

ЛТЭТның һәр үсеш һәм камилләшү этабында аның төп байлыгы булып фикердәшләр коллективы тора. Монда 60 хезмәткәр һәм укытучы эшли, педагогларның бише югары квалификация категориясенә ия, 11е - беренче категорияле, икесе "ТРның атказанган укытучысы" исемен йөртә. Алар студентларның һөнәри әзерлеге сыйфатын күтәрү һәм укыту-тәрбия процессын камилләштерү өстендә актив эшлиләр. Укытуның бар юнәлешләре буенча заманча мәгълүмати технологияләр кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район