Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш фестиваль өчен уңай шартлар тудырды

Сишәмбе һәм чәршәмбе көнне Лаешта "Созвездие-Йолдызлык" XIII республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте. Мондый дәрәҗәдәге фестиваль безнең районда беренче тапкыр үткәрелә. Ике көн эчендә район мәдәният йортында Югары Ослан, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарыннан 1850 дән артык башкаручы чыгыш ясады. Жюри 257 номерны карады һәм...

"Созвездие-Йолдызлык" хәзерге эстрада сәнгате өлкәсендә эре фестиваль хәрәкәте булып тора, сәләтле яшьләрне иҗади үстерүгә уңай йогынты ясый һәм Татарстан президенты патронажлыгында үтә. Фестивальдә ел саен 5 яшьтән 21 яшькәчә 80 меңнән артык сәләтле бала һәм үсмер катнаша, ә ТНВ каналында фестивальнең финал концерты тапшыруларының телеаудиториясе 29 миллионга якын кеше тәшкил итә.

"Мондый масштаблы чараның зона туры өчен безнең район мәдәният йорты сәхнәсе сайлану очраклы түгел, - дип билгеләп үтте гала-концерт ачылышында район башлыгы Михаил Афанасьев. - "Йолдызлык" чын-чынлап халык фестиваленә әйләнде. Без әзерләндек һәм катнашучылар өчен кирәкле шартлар тудырырга теләдек. Балаларыбыз һәм аларның сәләте белән бик горурланабыз. Киләчәктә дә фестивальне популярлаштыру белән шөгыльләнәчәкбез". Аңа әзерләнгәндә күп кенә зона турлары тәҗрибәсе анализланды, җитешсезлекләре исәпкә алынды, үзебезнең өстенлекле яклар файдаланылды, яңа идеяләр тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә "Йолдызлык"ның башкаручы директоры Наталья Смирнова сүзләре буенча, "район фестивальдә катнашучыларны кабул итүгә югары дәрәҗәдә әзерләнгән". Ул шулай ук Лаеш зонасында башкаручылар арасында бик җитди көндәшлек булды, дип саный.

Жюрига иң талантлы һәм иң әзерлекле артистлар арасыннан супер-финалда катнашу өчен лаеклыларны сайлап алуда күп факторларны исәпкә алырга туры килде. Алар ике көн дәвамында дәгъвачылар чыгышларын күзәтте һәм безнең якташлар катнашындагы 21 номерны йомгаклау концертында күрсәтергә лаек дип тапты. Әлеге экспертлар фикеренә ышанырга була, чөнки алар арасында түбәндәге билгеле затлар бар: мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, РФның халык артисткасы, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТРның атказанган артисты, "Радость моя" балалар телеканалы (Мәскәү) алып баручысы Дмитрий Платонов, "Йолдызлык" лауреаты, РУТИ (ГИТИС)ны тәмамлаган Алексей Родионов һәм башкалар.

Ике көндә дә район мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Артистлар, тамашачылар, жюри, кунаклар андагы вакыйгаларга үзләренең катнашы барлыгын тоеп дулкынландылар, борчылдылар. Мондый масштаблы тамашаны Лаеш тамашачысының күргәне юк иде. Сәхнәне гадәти булмаганча бизәү һәм заманча җиһазлар куллану гала-концертны чып-чынлап бәйрәмчә һәм матур итте. Яктыртуны, яктылык-диод панельләрен һәм лазер шоуы өчен җайланмаларны да кертеп, барлык аппаратура башка бар зона турларында да кулланылган. Гала-концертның ачылышы үзе үк тамашачыны таң калдырды. Як-яктагы яктылык-диод панельләрендә сурәтләр бер-бер артлы алышынды, лазер сыннар карашларны үзенә тартты, музыка сихерләде. Бу кереш өлеш фестивальнең лаеклы башлангычы булды. Залдагы бар кеше кебек, Дмитрий Туманов та һәр башкаручы өчен борчылды. Генераль продюсер жюри кәнәфиендә утырып тора алмады һәм артистларга төрле хәрәкәтләр һәм елмаю белән көч биреп тору өчен якынрак күчеп утырды.

"Браво!", "Афәрин!" - тамаша залыннан әлеге сүзләр бер генә ишетелмәде. Балык Бистәсеннән Анас-тасия Тимофееваның көмеш тавышы искиткеч яңгырады. "Танюша" хореография коллективы (җитәкчесе Т.Ватомова, Лаеш) чыгышы әсир итте. "Импульс-dance" заманча бию студиясе (җитәкчесе С.Зайцева, Лаеш) чыгышыннан иртәнге чык сафлыгы таралган кебек булды. Югары Осланнан Полина Анохинаны зал озак алкышлады. Кече Елгадан "Каурый" бию коллективы (җитәкчесе Т.Лужинская) көчле алкышларга лаек булды. Артистлык сәләте, талант, үзенчәлек, тавышның киң диапозоны, профессионаллык - бу сүзләрне гала-концертта катнашучыларның һәркайсына карата әйтергә була.

Яшь артистлар Лаеш районыннан дипломнар һәм бүләкләр алды. Кече Елга биючеләре Михаил Афанасьев кулыннан 30 мең сумга сертификат алдылар. "Мелита" ААҖдән туннар конферансье Камилла Сатдинова һәм Семен Германовка (Лаеш) бик килешле булды. 10 катнашучы "Дегаль" косметика компаниясеннән косметика җыелмасы алды. "Эфир" ТКның реклама бүлеге редакторы, безнең якташыбыз Резедә Сәләхетдинова Артем Новиковка (Лаеш) "Артистлык сәләте өчен" махсус приз тапшырды, ә Борис Брунов исемендәге эстрада артистлары фестивале Гран-прие иясе Алексей Родионов Алинә Нәгыймуллинага (Лаеш) акчалата махсус премия бирде. Жюри башка лаешлы балалар чыгышларын да билгеләп үтте, шул исәптән конферансье Зарина Илларионова һәм Вадим Крылов чыгышын. "Акбарс" "Холдинг компаниясе" ААҖ тарафыннан кертелгән махсус премиягә (педагоглар өчен) - 30 мең сумга Юлия Туркова (Лаеш) ия булды. Жюри җиңүчеләр исемен атап кына калмады. Яхшыларның яхшылары супер-финалда катнашырга чакыру алды. Алар арасында Лаеш районыннан 14 коллектив - конферансье, вокаль ансамбльләр, хореография коллективлары, ялгыз башкаручылар бар.

"Йолдызлык" талантлы балалар һәм яшьләргә зур сәхнәгә чыгарга, үз сәләтен камилләштерергә ярдәм итә. Күп кенә катнашучылар өчен фестиваль иҗади карьерага старт мәйданчыгы булды. "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография", "Конферанс", "Җырга иң яхшы көй", "Иң яхшы җыр тексты" һәм "Видеоклип" номинацияләре үзеңне эстрада сәнгатенең төрле юнәлешләрендә ачу мөмкинлеге бирә. Елдан-ел башкаручылар осталыгы, фестивальне әзерләү һәм үткәрү дәрәҗәсе күтәрелә. Һәм Лаешта үткән зона туры моны раслый. "Йолдызлык"ны оештыручылар, педагоглар командасы һәм район администрациясе килешенеп эшләделәр һәм чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль РДК Созвездие