Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиада елында бар халык чаңгыга басты

Узган якшәмбедә "Россиянең чаңгы юллары-2013" Бөтенроссия фестивале район ярышлары стартына 800 дән артык кеше чыкты.

Дүрт градус салкын һәм талгын җил якшәмбе көн билгесе иде. Чаңгычылар һәм җанатарлар саны буенча гадәттәге кышкы стартлар быел соңгы елларда иреш-кән дәрәҗәдә булды. Лаеш оешмалары һәм учреждениеләреннән - 25, авыл җирлекләреннән - 19, мәктәп укучыларыннан - 21 команда. Берничә кеше шәхси исәптә ике яки өч километрлы дистанцияне үтте.

Ярышларны ачу кыска булды, райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашучыларны котлагач, "нон-стоп" режимында ун узыш үтте. Старт пистолетыннан аткач беренче булып тугыз кешедән торган җитәкчеләр төркеме ике километрлы юлга чыкты. Бу узышта катнашучылар: мөһиме - катнашу дип көч сынаштылар. Аннан соңгы узышларда үз яшь төркемнәрендә алда булдылар: ир-егетләрдән-Дмитрий Антипов (Олы Кабан), Владислав Кореев (ЛТЭТ), Константин Макаров (Олы Кабан), Андрей Чучканов, Мөсәллим Зыяутдинов (икесе дә ЛТЭТтан), Евгений Минушин (Каипы); хатын-кызлардан - Энҗе Шаһиева (Державино), Мария Дудулина (Олы Кабан), Рамилә Хәмидуллина (ЛТЭТ), Рәзинә Фаязова (ветберләшмә), Татьяна Гончарова (Лаеш РЭСы), Надежда Ильина (Каипы).

14-17 яшьлек мәктәп укучылары төркеме стартында кеше аеруча күп иде (72 катнашучы). Ә 46 дан 55 яшькәчә ирләр узышы финишы күңелсезрәк булды - Олег Беспалов (Лаеш) көтмәгәндә финиш сызыгы янында ук егылды һәм хөкемдарлар җиңүче дип Мөсәллим Зыяутдиновны (ЛТЭТ) таныды.

Оештыручылар гадәттәге гаилә эстафетасын да үткәрделәр. Лаештан Масловлар гаиләсе беренче булды. Эстафетадан соң әниләре Елена Васильевна, 1 нче гимназия укытучысы, газетабызга чаңгыда регуляр шуулары, җәй көннәре велосипедта йөрүләре, бер сүз белән әйткәндә, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары турында сөйләде. Ике ел элек Масловлар Минзәләдә гаилә уеннарында безнең район данын якладылар, аннан соң әле дартс белән дә шөгыльләнә башлаганнар.

Чаңгы юлларында бу көнне сөйләшкән кешеләрнең күбесе Лаешта яктыртылган чаңгы юлы, прокатка инвентарь һәм тиешле инфраструктура булдыру теләкләрен әйттеләр. Өч ел элек "Липки" лагере территориясендә шуңа охшаш нәрсә ачарга омтылып караганнар иде. Нәтиҗәдә ул тиешенчә эшләп китә алмады, мөгаен, барлык оештыру нечкәлекләре исәпкә алынмагандыр. Ә әлегә кемдер снегоход белән Жареный бугорда юл сала, ә кемнәрдер Кама киңлеген үзләштерә...

Җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләүгә район башлыгы Михаил Афанасьев килде. "Быелгы Россия чаңгы юллары үзенчәлекле, ул Казанда үтәчәк Универсиада елында булды. Киләчәктә безнең республика Олимпия уеннарын да, кышкы Универсиаданы да кабул итәр дип уйлыйм", - диде район башлыгы ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.

Соңгы нәтиҗәләр ясалгач команда урыннары түбәндәгечә бүленде. Лаеш учреждениеләре арасында: 1 урын - ЛТЭТ, 2 - социаль яклау бүлеге, 3 - балалар йорты; авыл җирлекләре арасында: 1 - Хәерби, 2 -Кече Елга, 3 - Егорьево; мәктәпләр арасында: 1 урында - Державино, 2 - Хәерби, 3 - Кече Елга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево победители лыжня