Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юка бозга кермәскә!

Бүген-иртәгә боз ката башларга мөмкин. Еш кына бала-чага юка һәм мәкерле бозның ныклыгын сынарга ашыга.

Билгеле булганча, ныгып бетмәгән боз өстенә кергән балалар белән фаҗигале очраклар безнең районда да булды. Куркыныч сагалау сәбәпле ГИМС үзәге Лаеш инспекторлык участогы мәгариф бүлеге начальнигы исеменә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә боз кату чорында һәм соңыннан боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау эшен көчәйтүгә аеруча игътибар бирүен үтенеп язма мө-рәҗәгать әзерләде. Россия МЧСына ТР ДИ интернет-сайтында урнаштырылган "Спасение на льду" һәм "Не выходи на тонкий лед" социаль видеороликларыннан файдалану тәкъдим ителә. Хатта шулай ук иминлек журналында һәр укучының имзасы куелып инструктаж үткәрү турында да әйтелә. Ата-аналар җыелышларына игътибар бирелә, аларда ял вакытында балаларны өлкәннәр тарафыннан контрольдә тотуга басым ясала. Үтеп баручылар да балаларның куркыныч уеннарына битараф калмаска тиешләр. Кирәк чакта балага ясалган бер кисәтү дә аны куркыныч адымнан тыярга һәм аның гомерен сакларга мөм-кин.

Ныгып бетмәгән бозга балык тотарга яратучылар да юл ала торган көннәр якыная. Ел саен сезон арасында алар үзләренең битарафлыклары нәтиҗәсендә бәлагә юлыгалар. Әмма бу алар өчен сабак булмый. Узган елның ноябрь башында Атабай янында булган ике гадәттән тыш хәл чак кына шактый балыкчының гомерен өзмәде. Коткаручыларның оператив эш итүләре нәтиҗәсендә фаҗигадән котылып булды. Кызганычка каршы, ярдәм һәрчак үз вакытында булмый шул. Шуңа күрә язмышны сынамау яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каникулы опасность ледостав