Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яхшы башланды. Дәвамы бар

Лаешта шимбә көнне булган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 600 мең сумлык әйбер сатылган.

Көзге ярминкәләр сезонын ачуда районның 12 хуҗалыгы, "Балык заводы" ЯАҖ, "ВАМИН Татарстан" ААҖ, "Лаеш сөт заводы" һәм Казан май комбинаты катнашты. "Семиречье" ЧҖҖ ярминкәдән 130 мең сум, "Лаеш" кошчылык комплексы 112 мең, "Хәерби" ЧҖҖ 80 мең сум акча алып китте.

Берничә сәгать эчендә 20 тоннадан артык бәрәңге, 15 тонна ашлык сатылды, яшелчәләр, ит, йомырка, көнбагыш мае, сөт продуктларына да сорау зур булды.

Антонина Ивановна продукция сыйфатына һәм аның ассортиментына һәм, әлбәттә, бәясенә аеруча таләпчән сатып алучыларның берсе. Бүген сатучылар аның таләпләрен үтәделәр. "Кирәк булган әйберләрнең барысын диярлек алдым, әмма суган гына җитмәде - минем алдагы кеше генә алды. Ярар, тагын килермен", - диде ул сатучыларга.

Бу көнне сатып алучылар шактый акчаларын янга калдырдылар. Әгәр алыпсатарларда бәрәңгенең килограммы 13 сум булса, ярминкәдә - бары 8 сум. Шуңа күрә дә күп кеше моннан да арзан бәягә бәрәңге табып булмаячагын аңлап кышка икенче икмәкне күпләп алды.

Ярминкәдә шәхси ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулай бәядән ашлык сатып алырга да мөмкин иде. Әмма ул теләгән бар кешегә дә җитмәде. Ашлык иртә килгән кешеләргә генә эләкте. Бары өч - "Урта Девятово", "Заря", "Хәерби" ЧҖҖләр генә үстерелгән уңышның бер өлешен сату мөмкинлеге тапкан. Әмма борчылырга урын юк, белүебезчә, ашлык киләсе ярминкәләрдә дә сатылачак. Чираттагысы 13 октябрьдә, шимбә көнне була.

Башка продукциягә дефицит булмады. Ассортимент теләге булган һәр кеше товар алырлык иде. Ә сату-алу музыка астында үтте. Сәүдә мәйданы янәшәсендә авылча итеп эшләнгән сәхнәдә Сокуры, Урта Девятово, Чирпы, 25 Октябрь исемендәге поселок, Пәрәү, Имәнкискә һәм Кече Елга үзешчән артистлары чыгыш ясады. Ул көнне булган яхшы һава торышы да сатучылар һәм сатып алучылар өчен бик яхшы булды.

Ярминкәдә волонтерлар катнашты - 1 нче гимназия, Лаешның 2 нче мәктәбе, ЛТЭТ укучылары. Алар өлкәннәргә авыр сумкаларын күтәрергә булыштылар, кирәк булганда өйләренә дә озаттылар.

"Алтын көз" социаль хезмәт күрсәтү бүлеге өлкәннәргә авыл хуҗалыгы продуктларын өйләренә илтүне оештырды. Чөнки бу категория сатып алучыларга ярминкәгә килү җиңелләрдән түгел. Ә болай оештырганда бик уңай: кышка запас булдырылды, акча да артык чыкмады. Сатып алучылар фикеренчә, ярминкә яхшы үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ярмарка сельхозпродукция