Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында “Халык балык тота”

Иртәгә Лаеш районы "Бережок" ял базасы территориясендә "Халык балык тота" Бөтенроссия фестиваленең дүртенче йомгаклау этабы ярышлары була.

Катнашучыларны теркәү бүген сәгать 10да башланды һәм 23 сәгатькә кадәр дәвам итә. Фестивальгә килүчеләрнең "Иң зур балык", "Иң тәмле балык шулпасы", "Иң яшь катнашучы", "Җиңүгә омтылыш өчен", "Иң мөлаем һәм ягымлы ханым" номинацияләрендә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар. Җиңүчеләр өчен төрле бүләкләр әзерләнгән. Әмма иң мактаулы җиңү "Халык балыкчысы" супер-номинациясендә булачак. Монда бүләкләр дә шуңа туры килерлек: икенче урын өчен - көймә, ә беренче урынга - ВАЗ 21213 "Нива" автомобиле.

"Бережок" базасына теләгән һәркем килә ала. Күпсанлы конкурслар, күңел ачу чаралары, гаилә белән табигать кочагында ял итү мөмкинлеге гаилә ялын онытылмас итәр. База территориясенә килү схемасы http://beregok.com/contacts/shema сайтында урнаштырылган.

"Халык балык тота" Бөтенроссия фестиваленең дүртенче этабы турында җентекләбрәк "Камская новь" - "Кама ягы" газетасының 26 сентябрь чәршәмбе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль район

2
X