Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Склад түгел, табылдык әйберләр урыны да түгел

Сишәмбе көнне Лаеш башкарма комитеты һәм "Камская новь" - "Кама ягы" шәһәр урамнары буйлап рейд үткәрде. Күргәннәрдән кәеф тә төште, икенчеләреннән район үзәге урамнарын үзгәртергә була икән дигән өмет тә уянды. Моның өчен үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итү генә кирәк.

Лаеш буйлап бер сәгать чамасы йөрдек. Юбилейный, Толстой, Ленин, К.Маркс, Балык заводы... Бар җирдә дә бер үк күренеш: әле тегендә, әле монда өйләр янында бүрәнәләр, ком, вак таш, чуерташ өемнәре. Менә Юбилейный урамындагы 56 "А" йорт. Өй каршындагы рәшәткә янында чүп үләннәр каплаган вак таш өемнәре, измә болгату өчен савыт. Бераз читкәрәк китүгә тагын шундый ук хәл. Толстой урамы да сөенерлек түгел.

Ленин урамына төшәбез. Монда һәр өй янында диярлек мини-склад. 132 өй капкасы каршында кирпеч блоклар һәм каралган бүрәнәләр. Өйнең уң ягында агач күләгәсендә тагын бүрә-нәләр, чүпрәк белән капланган оя, такталар. Хуҗаның өй яны территориясендә тәртип-сезлек хөкем сөрә.

Аның күршесе төзелеш калдыкларын түгеп азапланмаган, барысын яшел чирәмгә ташлаган...

Ленин урамындагы 155 йорт (рәсемдә) хуҗасы җыелган чүп-чар күләме буенча лидер. Ул, күрәсең, юлында очраган бар нәрсәне өенә ташый: күгәргән торба, каралган бүрәнәләр, иске покрышкалар, күгәреп беткән иске трактор. Арбага сыешкан тагын бер трактор бар. Шунда ук борыс кояшта ята. Әз генә читтә җиңел машина. Бу натюрмортны кирпеч өеме төгәлли.

Алга таба да шундый сакчыл хуҗалар яшәгән урамнар, өйләрне санарга булыр иде дә. Әмма картина ачык. Үз үзләрен хөрмәт итмәүчеләр "оазис"ында Ленин урамы ахырында Серебрячиха янындагы законсыз чүплек соңгы нокта.

Башка үрнәкләр дә бар,әлбәттә. Дружба урамында 10нчы йорт 2 квартирда яшәүче Наилә Гайсинаның матурлыкны яратучы, эш сөюче, иҗади кеше булуын аңлау өчен бернинди дә сүз кирәк түгел. Аның үз куллары белән тудырган матурлыгын могҗиза дими булмый. Аның үрнәгендә күршеләре дә чәчәк түтәлләрен үзгәртәләр.

Кызганыч, закон чыгаручылар өй яны территориясен төзекләндергән өчен бүләкләүне күздә тотмыйлар. Әмма әйләнәтирә мохитне саклау һәм төзекләндерү өлкәсендә бозулар өчен җәза бирү язылган. Лаешны төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы төстә өй яны территорияләрендә күмер, утын, печән өю, зур күләмле чүпләр, төзелеш материаллары саклау, металл ватыклары, төзелеш һәм көнкүреш чүпләре, шлак, көл һәм башка калдыклар белән пычрату тыела.

Аңлашыла ки, тормыш тормыш инде, йорт салырга яки аны капиталь ремонтларга хәл иткән хуҗа барлык төзелеш материалларының ишегалдына сыймавын күрә һәм өй яны территориясендә әйбәтләп өйгән борыс, комны элпә белән каплый. Әмма алар урамда озак ята алмый. Әгәр төзелеш материалларын билгеле бер вакыт өй янында сакларга кирәк икән, шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итеп рөхсәт алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево благоустройство рейд

2
X