Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Усадыда яңа йорт хуҗаларын кабул итте

Үткән җомгада Усадыда берничә социаль программа кысаларында төзелгән чираттагы күп квартирлы йорт ачылды.

Уңайлыклары булган квартирлардан Бөек Ватан сугышының 24 ветераны һәм сугышчыларның тол хатыннары ачкыч алды. Тагын 12 квартир социаль ипотека программасы буенча. Исегезгә төшерәбез, өч ай элек өй туйлары Габишевода булган иде. Анда 27 квартирлы йортка күченделәр. Районда 10 айда 49,2 мең кв.м. торак төзелгән. Өч елда сугышта катнашкан 223 вете- ран торак шартларын яхшырткан һәм торак төзү моның белән генә төгәлләнми. Хәзер Лаешта 36 һәм Габишевода 32 квартирлы йорт төзелә. Усадыда чираттагы күп квартирлы йортны тапшыру вакыты билгеләнгән. Үзен уңай яктан таныткан "Стройком" ЧҖҖ төзүчеләр коллективы Усадыда яңа объектта эшли инде, яңа гына кешеләр күченгән йорт янәшәсендә 27 квартирлы йорт күтәреләчәк. Сүз уңаеннан, бу өч катлы йортны салу өчен төзүчеләргә елдан азрак вакыт кирәк булган. Аны тантаналы ачуда район җитәкчеләре адресына, заказны кыска срокта һәм яхшы сыйфат белән үтәгән төзүчеләргә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Өйгә күчү бәйрәмен оештыручылар аны борынгы гореф-гадәтләргә һәм йолаларга ярашлы итеп оештырганнар. Яңа өйгә күчүчеләрне бусагада икмәк белән "кайнана" (зур курчак) каршы алды. Ә йорт иясе теләге булганнарга мәче балалары өләште.

-Яңа объектны тапшыру - бу һәрчак сөенеч һәм булачак яшәүчеләр алдында төзүчеләр өчен зур җаваплылык. Хуҗаларга яңа квартирларда җылы, уңайлы һәм рәхәт булсын өчен без барын эшләдек, - диде котлау сүзендә "Строитель" ЧҖҖ директоры Ленар Григорьев.

Район башлыгы Михаил Афанасьев, "ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды" НО финанс директоры Варвара Гаврилова, "Казан май комбинаты" ААҖ директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин, сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе Рашат Булатов өй туе үткәрүчеләргә балаларын һәм оныкларын сөендереп озак һәм бәхетле яшәүләрен, саулык-сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.

Яңа квартир ачкычлары алучылар шатлануларын яшермәделәр. Мондый бәхетле көннәр еш булмый. Шуңа күрә үз квартирлары бусагаларын атлап керүгә алар ишекләрен ябарга ашыкмадылар. Хуҗа хокукында үз бүлмәләрендә район башлыгы Михаил Афанасьевны, райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеевны һәм төзүчеләрне сөенеп каршы алдылар. Бер квартирда мактаулы кунакларны Клавдия Левагина каршылады. Яңа квартирга күчкәнче Бөек Ватан сугышында катнашучы Никольский авыл җирлегенең Тарлаши авылында иске йортында яшәгән. Олыгайган көнендә уңайлыклары булган квартирда яшәү турында ул хыялланмаган да. Озак еллар эшләсә дә яңа торак алу өчен акча җыя алмаган. Чәй табыны янында Клавдия Павловна 19 яшендә сугышка китүен һәм авыр яралануын искә алды. Җиңүне Берлинда каршылаган ире Павел Андреевич та беренче көннәрдә үк сугышка киткән. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстергән-нәр. Ул 1984 елда вафат булган.

Район башлыгы Пәрәүдә яшәгән сугышта катнашучы Александр Иванович Евдокимов квартирында да тоткарланды. Бу көнне сугышчының тол хатыны Фатиха Гариф кызы Шиһапованың да искә алырлык хатирәләре күп иде, ул яңа яшәү урынына Яушыйктан күчкән. "Күптән түгел 87 яшь тулган көнне билгеләп үттем. Шушы еллар эчендә бүгенге кебек бәхетле булмадым", - диде ул сезнең хәбәрчегезгә. Соңгы елларда Фатиха Гарифовнаны балалары кышка Казанга алып киткәннәр. Хәзер ул кышын да, җәен дә үзенең уңайлыклары булган квартирында яшәячәк.

Язмышларына сугыш михнәте һәм сугыштан соңгы җимереклекләр туры килгән хатыннарның бу буыны зарлана белми. Бүген көне дә тормышка сөенеп, киләчәккә өмет белән карый торган. Ә Фатиха Гарифовнаның терәге бар. Ул биш бала тәрбияләп үстергән, аның сигез оныгы һәм шулкадәр үк оныкчыгы бар. Шуны гына өстисе килә, торак шартларын яхшыртуга тагын 43 ветеран исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Усады новоселье многоквартирка

2
X