Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фаҗигале үткәннәр турында хәтер берләштерде

30 октябрь Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне алдыннан "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә корбаннарның балалары һәм туганнары очрашуы булды.

Алар төрле кешеләр, әмма аларны бер нәрсә - фаҗигале үткәннәр турында хатирәләр берләштерә. Чөнки сәяси эзәрлекләүләргә интеллигенция дә, эшчеләр дә, хәрбиләр дә, төрле дини конфессия вәкилләре дә дучар булган. Сәяси репрессияләрдә зыян күрүчеләр өчен бу көн кайгы һәм хәтер көне.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, социаль яклау бүлеге мөдире Татьяна Бор-һанова, ПФ идарәсе начальнигы Ирина Алешина, нотариус Жанна Смирнова, Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина, сәяси репрессия корбаннарының район җәмгыяте рәисе Мәдинә Сәгыйтова, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов катнашты.

Очрашуга килүчеләрнең милек бәхәсләренә, реабилитацияләнүчеләрнең хокукларын торгызу һәм яклау, аларның матди-көнкүреш шартларын яхшырту зарурлыгы мәсьәләләренә кагылган сораулар бирү, квалификацияле киңәшләр алу мөмкинлеге булды.

Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән И.Тимершина очрашуга килгән юбилярларга истәлек бүләкләре тапшырды һәм кунакларга сәламәтлек, имин тормыш теләде.

Очрашу чәй табыны белән тәмамланды. Ветераннар очрашуны оештыручыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: встреча дата ЦСОН

2
X