Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Агач утырту көне” акциясе

Лаешның 3 нче мәктәбе укучылары агач утыртуга җомга көнне чыктылар. Алар узган елда каен үсентеләре утырткан мәйдан янында эшләделәр. Кызганычка каршы, аларның барысы да тернәкләнеп китмәгән: кайберләре эсселектән корыган, кайберләрен ял итүчеләр сындырган. Шуңа күрә агач утырту көнендә шул урынга барып, аны яшелләндерүне дәвам итәргә булдылар.

Сигезенче сыйныф укучылары, мәктәп урманчылыгы әгъзалары яңа технологияләр белән үстерелгән йомшак үсентеләрне утыртуга җайлаштырылган махсус эш коралы белән оста эш итәләр.Элегрәк агачларның тамыр системасы ялангач була иде, ә бу үсентеләргә юкка чыгу куркынычы яный. Хәзер орлыкларны торф чүлмәкләргә утырталар, үсентеләр шуның белән утыртыла да. Аларның саклану проценты арта.

-"Лаешлес" ГКУның янәшәдә булуы, мөгаен, безнең бәхеткәдер, без алар белән хезмәттәшлек итәбез. Без "Үз агачыңны утырт", "Татарстанның чиста урманнары" акцияләрендә катнашу белән аларга ел саен агач утыртуда, урман полосаларын эшкәртүдә ярдәм итәбез, - дип сөйли Лаешның 3 нче мәктәбе директоры Роберт Хөснуллин. - Узган елда без бу урынга каеннар утырттык. Алар яхшы киткәннәр һәм күпмедер вакыт үткәч монда искиткеч матур каен урманы булыр.

Бу көнне мәктәп урманчылыгы әгъзалары кулларында чыршы үсентеләре дә бар ид. Артык ыгы-зыгысыз, үз эшләрен белеп укучылар рәт рәт һәм кечкенә чыршылар утырттылар, алар тиздән лаешлыларның яраткан ял итү урынын бизәрләр.

Лаешның 3 нче төп белем бирү мәктәбендә экология тәрбиясе бирү кирәклеге турында сөйләп кенә калмыйлар, Укучылар ел саен агачлар утыртуда катнашалар, Ак таулар тирәсендә Кама ярын чүп-чардан чистарталар, "Лаешлес" ГКУ белән хезмәттәшлек итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лес undefined