Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар Туган ил өчен көрәштеләр

Урта Девятово авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Прасковья Федоровна Наумова Җиңү көненә кадәр ике көн алдан туган көнен билгеләп үтә.

Бу көннәрдә ул ике дата - 90 яшьлек юбилее, ул аны 7 майда билгеләп үтте, һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итә. Районда яшәүче өлкән яшьтәге ханымның май ае мәшәкатьле. Вакыт үзенекен итсә дә, Прасковья Федоровна бирешми, авылдашлары белән аралаша, мәктәп укучылары белән очраша. Егерменче гасырдагы иң канкойгыч сугыш турында Урта Девятово балалары якташлары истәлекләреннән беләләр.

...20 яшьлек Прасковья планнарына, күп яшьтәшләре кебек, сугыш керми, әлбәттә. Кыз мәктәпне тәмамлый һәм Минзәлә техникумына укырга керә. Аның үз авылында эшләү өчен зоотехник һөнәре аласы килә. Прасковья сугышка үзе теләп китә. Буе кечкенә булу-148 см, авырлыгы 48 кг булу сәбәпле башта хәрби комиссариатта аңа игътибар итмиләр. Әмма ул үз дигәнендә нык тора һәм сугышка китә. Аны яшьтәшләре хезмәт иткән һавадан саклау гаскәрләренең һава күзәтү, хәбәр итү һәм элемтә частена билгелиләр. Сугыш елларында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Прасковья Федоровна II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", Жуков медальләре белән бүләкләнгән.

Бүген сугышчан бүләкләр таккан чал чәчле кечкенә хатынны яшь буын Бөек Җиңү символы дип кабул итә. Аның батырлыгы алдында баш иябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВОВ память Наумова