Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Палаткалы лагерь тагын алга йөзә

"Йолдызлы десант" лагерында смена тәмамланды. Палаткалы лагерь Ак таулардагы мәйданда җәелеп урнашкан. -Палаткаларда яшәү һәм иртәләрен кошлар сайравына уяну бик шәп, - дип сокланалар Казан кызлары Катя Лысова һәм Настя Баринова. - Гомумән, монда бик-бик яхшы! Балаларны аңлап була: алар өчен лагерьда барлык шартлар булдырылган, хәтта сак та шәхси сак...

"Йолдызлы десант" лагерында смена тәмамланды. Палаткалы лагерь Ак таулардагы мәйданда җәелеп урнашкан.

-Палаткаларда яшәү һәм иртәләрен кошлар сайравына уяну бик шәп, - дип сокланалар Казан кызлары Катя Лысова һәм Настя Баринова. - Гомумән, монда бик-бик яхшы!

Балаларны аңлап була: алар өчен лагерьда барлык шартлар булдырылган, хәтта сак та шәхси сак предприятиесеннән. Эш лагерьның Кама ярында урманда урнашуында түгел. Сүз бала-чаганың тулы иминлеге турында бара, чөнки ата-аналар өчен бала белән бер ни дә булмавын белү мөһим.

-Ике сменада бездә 100 бала ял итте, - дип сөйли балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе баш белгече Наталья Лицова, - лагерьда кыен тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларның каникулны үткәрүләрен дә исәпкә алу кирәк. Казанның Левченко поселогындагы ябык мәктәптән бер төркем килде. Девиант тәртипле унбер бала өч педагог күзәтүендә. Бернинди көтелмәгән хәл булмады. Бар балалар да канәгать.

Безнең лагерьга килүебезгә берәү дә махсус әзерләнмәгән. Әмма мондагы чисталык һәм тәртипкә плюс белән "бишле" куярга була. Балалар лагерьны үзләре "яхшы формада" тоталар. Хезмәт десантыннан тыш аларны спорт уеннары, күңел ачулар, дискотека, викториналар көтә.

-Мин Усадыдан килдем, - дип сүзгә кушыла Кирилл Ершов. - Монда шундый шәп! Тәмле ашлар, балалар белән рәхәтләнеп уйныйбыз, дуслашып беттек инде.

Кыен үсмерләр белән эшләү читен булмадымы, дигән сорауга лагерь начальнигы Евгений Фадеев болай дип җавап бирде: - Әйе, җиңелләрдән түгел. Әмма бездә гадәти малайлар һәм кызлар. Алар безгә, өлкәннәргә, күңелсезләнергә вакыт калдырмыйлар. Ата-аналар өчен балалар ялы бушлай. Акчалар бюджеттан бүленә. Без аларны үзләре һәм үз сәламәтлекләре өчен файдалы итәргә тырышабыз.

Ул арада көн дәвам итте. Аланда шәһәр Советының яшь депутаты, "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" лидеры, смена дәвамында җәмәгать тәрбиячесенә әйләнгән Александр Портнов үз карамагындагы малайны тупны кире тибәргә өйрәтә иде. Каен төбендә балалар отрядлар буенча тезелеп викторина сорауларына җавап бирәләр. Ә кич белән аларны күңелле дискотека көтә. Яраткан биюләре - Бастаның салмак көе. Сере гади - лагерьда биш кызга ун малай туры килә. Без истәлеккә фотога төштек, аерылышасы килмәде, әмма дүшәмбе көнне "Йолдызлы десант"та смена тәмамлана. Куе чыршы ботаклары гүя хушлашкандай селкенде: Сау бул, лагерь, киләсе җәйдә очрашырбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район